Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә

...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 19 декабрендә кабул ителгән 1646нчы номерлы карарын үтәү йөзеннән түбәндәге мәгълүматны бастырабыз: 2024 елның 23 сентябреннән 27сенә кадәр ТР Чистай шәһәр суды тарафыннан РФ ҖКның 264.1 маддәсе 2нче өлеше буенча җинаять эше каралды:

– Гражданин «М»га суд карары белән 8 (сигез) айга ирегеннән мәхрүм итү, гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәзаны үтәү һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 4 (дүрт) ел 6 (алты) айга мәхрүм итеп, җәза билгеләнде.
2024 елның 16 сентябреннән 4 октябрьгә кадәр җәмәгать судьялары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче, 3нче өлешләрендә каралган административ хокук бозулар турында 13 эш каралды:

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан 4 эш каралды: гражданин «Х»га карата җәмәгать судьясы карары белән 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә; «А», «Б» һәм «Х» гражданнарына карата җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде;

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданнар «М», «Г», «М» һәм «Б»га карата 4 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

– Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 4нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданнар «М», «И», «Б», «К» һәм «Н»га карата административ хокук бозу турында 5 эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев