Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә

...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 19 декабрендә кабул ителгән 1646нчы номерлы карарын үтәү йөзеннән түбәндәге мәгълүматны бастырабыз: ТР Чистай шәһәр суды тарафыннан РФ ҖКның 264.1 маддәсе 1нче өлеше буенча 1 җинаять эше каралды:
— Гражданин «Г»га — 300 (өч йөз) сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 1 (бер) елга мәхрүм итеп, җәза билгеләнде.
2024 елның 12 августыннан 16сына кадәр җәмәгать судьялары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1, 3 өлешләрендә каралган административ хокук бозулар турында 2 эш каралды:
— ТР Чистай суд районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданин «Ш»га карата эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде;
— Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан гражданин «Т»га карата административ хокук бозу турындагы эш каралды, җәмәгать судьясы карары белән 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев