Юл-транспорт вакыйгасында һәлак булучылар саны арту борчу тудыра
2024 елда шәһәр һәм район юлларында 13 кеше автомобиль һәлакәте корбаны булган
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда район башлыгы Дмитрий Иванов, Республика Дәүләт автоинспекциясенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эше бүлеге начальнигы урынбасары Артем Корнилов, шәһәр прокуроры Тимур Дияров, полиция башлыгы урынбасары, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф оешмалары, мәдәният учреждениеләре вәкилләре, муниципальара ташучылар һәм башка кызыксынулы затлар катнашты.
Аварияләр күп була торган участоклар — торак пунктлардан тыш юллар
Киңәшмәне ачып, Эдуард Хәсәнов юл-транспорт вакыйгалары статистикасын китерде.
— 2023 ел белән чагыштырганда, районда юл-транспорт вакыйгалары һәм зыян күрүчеләр саны кимүгә карамастан, һәлак булучылар саны, ни кызганыч, артты. Узган ел шәһәр һәм район юлларында 74 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 106 кеше зыян күргән, 13 кеше һәлак булган. Һәлак булучыларның күпчелеге — 11 кеше читтән килүчеләр, икесе — безнең шәһәр кешесе, — дип хәбәр итте Эдуард Рөстәм улы.
Ул ассызыклаганча, һәр утырышның төп максаты — юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге төп проблемаларны анализлау һәм аларны хәл итү юлларын эзләү.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә 2024 елда районда аварияләрнең торышы һәм 2025 елда аны тотрыкландыру чаралары булды. Доклад белән Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы урынбасары Илнар Шәмсетдинов чыгыш ясады.
— Юл-транспорт вакыйгаларының төп төрләре булып транспорт чаралары бәрелешү, юл кырыена төшү һәм җәяүлеләрне бәрдерү булды. Аварияләрнең иң еш очрый торган сәбәпләре — каршы як хәрәкәте полосасына чыгу, тизлекне арттыру, юл чатларын узу кагыйдәләрен бозу һәм дөрес хәрәкәтләр ясамау, — дип хәбәр итте Илнар Ринат улы.
Аварияләр аеруча күп булган участокларга торак пунктлардан читтә урнашкан автомобиль юллары керә, анда һәлак булучылар белән 8 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Болар: Казан –Оренбург юлында 4 очрак, Чистай — Түбән Кама юлында 2 очрак, Чистай — Аксубай — Нурлат автоюлында 1 очрак, автомобиль юлларында, Данауровка авылы тирәсендә1 очрак.
Шәһәрдә Энгельс урамында һәлак булучы белән бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Зыян күрүчеләр белән аварияләрнең иң күп саны Карл Маркс урамында булган.
Доклад ясаучы үз чыгышында балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларына аерым игътибар бирде. Ул безнең районда мондый аварияләрнең 1 очракка һәм зыян күрүчеләр санының 3 кешегә артуы турында сөйләде. Иң күп аварияләр — 7 очрак пассажир балалар катнашында булган.
Ул балаларны ташу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында да сөйләде. Илнар Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә, Дәүләт автоинспекциясенең шактый зур штрафлар салуына һәм кисәтү эше алып баруына карамастан, балаларны тотып тору җайланмаларын куллануны игътибарсыз калдыру очраклары очрый.
— Ел башыннан район территориясендә балаларны ташу кагыйдәләрен бозуның 250 очрагы ачыкланды. Исегезгә төшерәм, мондый хокук бозулар өчен штраф 3000 сум тәшкил итә, — дип ассызыклады Илнар Ринат улы.
Исерек машина йөртүчеләр катнашындагы аварияләр актуаль проблема булып кала. 2024 елда шундый 7 очрак теркәлгән, ә 2023 елда алар 5 булган.
Докладта кышкы проблемалар да күтәрелде.
— Юлларны кардан чистарту сыйфаты канәгатьләнерлек булмавы һәм бозлавык аварияләрнең артуына китерә. Кыш көне юл-транспорт һәлакәтләренең 35 проценты юлларның начар торышы аркасында килеп чыга, — дип билгеләп үтте Илнар Шәмсетдинов.
Балалар автобусы белән исерек йөртүче идарә иткән
Алга таба ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы урынбасары Артем Корнилов чыгыш ясады. Ул Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде һәм пассажирлар, шул исәптән балаларны йөртүне оештыруда проблемалы моментларны билгеләде.
— Пассажирлар ташучылар закон таләпләрен тупас бозуны дәвам итәләр. Еш кына пассажирлар иминлек каешын эләктермичә йөртелә, автобуслар техник караусыз, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган шиналар белән эксплуатацияләнә. Мондый хокук бозулар авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, — дип ассызыклады Артем Валентинович.
Ул Волгоград өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтен мисал итеп китерде, анда 1 бала һәлак булган һәм 10 бала имгәнүләр алган. Доклад ясаучы шулай ук быел февраль аенда Яңа Чишмә районында һәм узган ел Татарстанның башка районнарында автобус белән исерек йөртүчеләр идарә итү очракларын билгеләп үтте.
Артем Корнилов барлык җаваплы затларга балалар төркемнәрен ташуны оештырганда закон таләпләрен һәм нормаларын тайпылышсыз үтәргә чакырды, бары тик шулай гына яшь пассажирларның иминлеген тәэмин итәргә мөмкин.
Юлларны саклау, балаларга белем бирү һәм юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесенең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Олег Кирсанов Чистай районында 2025 елда планлаштырылган чаралар турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, учреждение эшенең төп юнәлешләре булып автомобиль юлларын саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фото һәм видеотеркәү системасын үстерү, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү, кисәтү чаралары үткәрү тора.
Прокурор подрядчылар артыннан контрольне көчәйтергә чакырды
Кышкы чорда федераль әһәмияткә ия булган Р-239 «Казан –Оренбург» автомобиль юлының карап тотылуы турында «Волго-Вятскуправтодор»ның Яр Чаллы шәһәрендәге филиалының юл хуҗалыгы буенча әйдәп баручы эксперты Юрий Грациенко хәбәр итте.
Ул Казан — Оренбург — Акбулак — Казахстан Республикасы белән чиктәш автоюл участогын, шул исәптән Чистай районы буенча 51,3 километр озынлыктагы участокны карап тоту дәүләт контракты нигезендә гамәлгә ашырыла, дип сөйләде. Эшләрнең подрядчысы — «Алексеевскдорстрой».
— Кышкы чорда юлларны кардан чистарту, бозлавыкны бетерү, кардан саклаучы траншеяләр һәм валлар төзү эшләре алып барыла, — диде чыгыш ясаучы.
Докладны тыңланганнан соң, шәһәр прокуроры Тимур Дияров «Волга-Вятскуправтодор» филиалы хезмәткәрләрен юлларны карап тоту буенча подрядчы эшен катгыйрак контрольдә тотарга өндәде.
Комиссия утырышында 2024-20-25 елларның кышкы чорында шәһәр юл челтәрен карап тоту турында да фикер алыштылар. Бу темага доклад белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов чыгыш ясады.
— Автомобиль юлларын, тротуарларны карап тоту эшләре көн саен башкарыла. Хисап чорында 29 216 кубометр кар чыгарылды. 4000 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнде, юлларга һәм тротуарларга 3061 тонна сибелде. Бу эшләр дәвам итә, — дип мәгълүмат бирде Илдар Фаил улы.
ГЛОНАСС буенча мониторинг һәм инструктажлар көн саен үткәрелә
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары — мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова балаларны йөртүне оештыру турында сөйләде.
— Укучыларны көн саен төп гомуми белем бирү учреждениеләренә алып киләләр. 18 мәктәп автобусы эшли, аларның барысы да иминлек таләпләренә туры килә. ГЛОНАСС системасы аша мониторинг һәм машина йөртүчеләр өчен инструктажлар көн саен үткәрелә, — дип аңлатты ул.
Бу темага өстәмә доклад белән муниципаль район башкарма комитетының спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәтшин чыгыш ясады. Ул спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче балаларны йөртүне оештыру һәм аларда юл хәрәкәте иминлеге буенча уздырыла торган чаралар турында сөйләде.
«Һәркем үз вазифаларын намус белән башкарырга тиеш»
Утырышка Дмитрий Иванов йомгак ясады.
— Юлларда иминлекне тәэмин итүдә иң мөһиме — юл хәрәкәтендә барлык катнашучыларның да кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәве. Ләкин шулай ук һәркемнең үз урынында үз вазифаларын үтәүгә намуслы һәм җаваплы каравы мөһим. Көчебезне берләштереп кенә килеп туган проблемаларны хәл итә алачакбыз, — диде Дмитрий Алексеевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев