Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Юл-транспорт вакыйгасында һәлак булган татарстанлының якын туганнарына компенсация түләнәчәк

Казанның Мәскәү район суды Татарстан прокуратурасының пенсионер һәм инвалид бала мәнфәгатьләрендә бирелгән рухи зыянны компенсацияләү турындагы дәгъвасын карады һәм канәгатьләндерде. Бу хакта республиканың күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә

Сүз 2019 елның 29 декабрендә юл-транспорт вакыйгасында һәлак булган җәяүленең туганнары турында бара. Ир-ат Казанның Тэцевская урамында Chevrolet Cruze автомобиле тәгәрмәчләре астына эләгә һәм алган имгәнүләрдән һәлак була.

 

Республика прокуратура органнары автомобиль йөртүчегә карата җинаять эше кузгатудан баш тартты, чөнки аның гамәлләрендә җинаять составы юк. Экспертлар бәяләмәсе нигезендә, ир-ат техник яктан җәяүлене бәрдерүне булдырмый кала алмаган, ул машина юлын кисеп чыккан вакытта ашыгыч тормоз кулланган.

 

Шул ук вакытта тикшерү органы кабул иткән процессуаль карар закон буенча югары куркыныч чыганагы хуҗасы буларак җавап тотучыны һәлак булучының якын туганнарына рухи зыян компенсациясеннән азат итми.

 

Суд карары буенча машина йөртүчедән һәлак булучының якын туганнары файдасына 550 мең сум күләмендә рухи зыян компенсациясе алыначак.

Чыганак: «Вечерняя Казань»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев