Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл-транспорт вакыйгасында берьюлы өч кеше һәлак булган

...

Казан-Оренбург трассасында Чистай районында өч автомобиль катнашында үлемгә китергән юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Әлеге коточкыч авария турында Дәүләт автоинспекциясенең Чистай районы буенча бүлегендә сөйләделәр.

–Юл-транспорт вакыйгасы 8 октябрьдә Казан-Оренбург трассасының 125нче километрында 19 сәгать 35 минутта килеп чыккан. ВАЗ 2107 автомобилен йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозып, иминлек тизлеген сакламыйча, каршы як полосага чыга һәм зур йөк машинасы Скания белән бәрелешә. Бәрелешкәннән соң фура ВАЗ артыннан килүче БМВ машинасына килеп бәрелә, – дип хәбәр итте Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин.

Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә БМВ автомобиленең машина йөтүчесе һәм пассажир хатын-кыз, ВАЗ автомобиленең машина йөртүчесе ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үк һәлак булалар. Өчесе дә 25тән яшьрәкләр.

Дәүләт автоинспекциясендә барлык гражданнарны да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда игъибарлы һәм сак булырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев