Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл-транспорт вакыйгасында балалы гаилә зыян күргән

Республикада юл-транспорт вакыйгалары саны арта. Шулай, 28 мартта ике авария килеп чыга: бала һәлак була, 4 кеше зыян күрә

28 март көнне көндез Чистайга керү юлында авыр нәтиҗәләр белән юл-транспорт вакыйгасы килеп чыга.

Ике машина катнашындагы авариядә дүрт кеше зыян күрә, шуларның берсе кечкенә бала. Алар барысы да җирле кешеләр.

– «Лифан Солано» автомобилен йөртүче, Луч поселогы ягыннан Энгельс урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, тигез хокукта булмаган юл чатында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Аерым алганда, икенчел дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт иткәндә, төп юл буенча якынлашып килүче «Ниссан Тиида» автомобиленә юл бирмәгән. Моның нәтиҗәсендә, транспорт чаралары бәрелешкән, – дип сөйләде Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнар Шәмсетдинов.

Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә «Лифан Солано» автомобилен йөртүче төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән Чистай үзәк район дәваханәсенә китерелә. Икенче машинада өч кешедән торган гаилә зыян күргән. Машина йөртүче һәм пассажирлар, аларның берсенә нибары 4 яшь, шулай ук район үзәк дәваханәсенә китерелгән.

– Барлык пациентлар стационарда. Баланың хәле канәгатьләнерлек, ул һәм тагын ике зыян күрүче травматология бүлегендә дәваланалар. Пациентларның берсе хәзерге вакытта реанимациядә. Олыларның барысының да хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә, – дип аңлатма бирде Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибының медицина часте буенча урынбасары Эллина Микрюкова.

Шул ук көнне шәһәр тибындагы Алексеевск поселогында да үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. «Шевроле» автомобилен йөртүче идарәне югалтып һәм койманы җимереп, паркта уйнаган яшь велосипедчыларның берсен бәрдерә. Өч малай вакытында читкә сикерергә өлгерә. Ни кызганыч, авариядә 2016 елда туган малай һәлак була. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстанда юлларда иминлек темасы һәрвакыт актуаль темаларның берсе булып тора. Республикада юл-транспорт һәлакәтләре саны артуы күзәтелә. Бу хакта «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчелеге һәм журналистлар белән очрашуда Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, юллардагы куркынычсызлык темасы массакүләм мәгълүмат чараларында даими яктыртыла. Кайбер районнар редакцияләренә Дәүләт автоинспекциясе бүлекләре, муниципалитетлар җитәкчелеге һәм башка җаваплы хезмәтләр белән берлектә кисәтү эшен көчәйтергә тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев