Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Юл-транспорт вакыйгасында 68 яшьлек машина йөртүче һәлак булган

16 ноябрь иртәсендә Чистай – Түбән Кама трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан.

Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә хәбәр итүләренчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, 68 яшьлек Nissan автомобилен йөртүче Түбән Кама ягыннан Чистай юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган, шуның аркасында автомобиль каршы якның юл кырыена төшеп капланган.

– Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобиль йөртүче алган имгәнүләрдән ашыгыч медицина ярдәме килгәнче урында ук җан биргән, – дип хәлгә аңлатма бирде Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Зинин. – Барлык машина йөртүчеләрне юлда аеруча игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакырабыз. Тизлекне арттырмагыз һәм юлдагы вәзгыятьне даими контрольдә тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев