Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл-транспорт вакыйгасында 4 кеше зыян күргән

3 декабрьдә булган юл-транспорт вакыйгасында дүрт кеше зыян күргән. Автомобиль авариясенең нечкәлекләре турында Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлегендә сөйләделәр.

— Юл-транспорт вакыйгасы иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә Казан — Оренбург автоюлының 142нче километрында (Татар Сарсазы авылы) килеп чыга. «Джелли» автомобилен йөртүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайламаган, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан, анда каршысына килүче «Дэу Нексия» автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә Дэу автомобилен йөртүче һәм «Джелли»дагы өч пассажир төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган, — дип аңлатты Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин.

Дәүләт автоинспекциясендә аңлатуларынча, зыян күрүчеләрнең дүртесен дә Чистай үзәк район дәваханәсенә салганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев