Юл-төзелеш компаниясе «Үзәк сәүдә системасы биржасы»нда 384 млн сумнан артык суммага контрактлар төзегән
Яр Чаллыдан «Велес» юл-төзелеш компаниясе 2025 елда «Үзәк сәүдә системасы биржасы» федераль электрон сәүдә мәйданчыгында гомуми суммасы 384 миллион сумнан артык булган 46 килешү төзегән, дип хәбәр итә Татар-информ
Компания биржа белән хезмәттәшлекне 2025 елның апрелендә башлаган.
Мәйданчык аша сатып алына торган төп материал вак таш булган.
Хәзерге вакытта «Үзәк сәүдә системасы биржасы» электрон сәүдә мәйданчыгында Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче 140 оешмасы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев