Юл чатында җәяүлене бәрдергәннәр
Луч поселогы янындагы юлда автомобиль тәгәрмәчләре астына 51 яшьлек ир-ат эләккән. Юл-транспорт вакыйгасы 15 июль кичендә килеп чыккан.
Килеп чыккан вакыйганың барлык нечкәлекләре турында «Чистай-информ» хәбәрчесенә Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлегендә сөйләделәр.
— ВАЗ 21063 автомобилен йөртүче Чистайдан Луч поселогына таба хәрәкәт иткәндә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган: куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм каршы як хәрәкәте полосасына чыккан, анда 1972 елгы җәяүлене бәрдергән. Ир-ат юлны аркылы чыга торган булган. Шуннан соң автомобиль каршы юнәлештәге юл астына төшеп киткән, — дип аңлатты Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнар Шәмсетдинов.
Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә җәяүле төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган, ул Чистай үзәк район дәваханәсенә китерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев