Җитештерү традицияләрен саклап, киләчәккә юл тоталар
Яшь, заманча кондитер фабрикасы «Мирабель» үз продукциясен республикада һәм аннан читтә 2020 елдан бирле сата.
Чистай кибетләрендә кипкән җиләкләрдән һәм чикләвекләрдән ясалган шоколад тышлы конфетлар күптән түгел генә барлыкка килде. Шәһәрлеләр белән аралашканда еш кына: «Бу нинди фабрика», «Анда кем эшли?», «Кем чыгара?» – кебек сорауларны бик еш ишетергә туры килә. Ә менә эшнең процессын карау көтелгәннән дә кызыклырак булып чыкты. Ә хезмәткәрләре иске рецептларны һәм кондитер әйберләре җитештерүнең яхшы традицияләрен кадерләп саклыйлар. Сүзебез нәкъ менә алар хакында да инде.
Фабрикага кергәндә үк мине шоколад, кипкән җиләк-җимеш исе каршы алды. Предприятие хезмәткәрләре әйтүенчә, алар моңа ияләшкән инде, артык игътибар да итмиләр. Башлык, халат, кулга перчаткалар кигәч, технолог Галина Живописцева һәм производство мөдире Гөлфирә Карпова цех буенча экскурсия үткәрделәр. Биредә конфетларны озату, төяү эшләре тулы көченә бара. Фотосессиядән соң әлеге ханымнар «тәмле һөнәрнең» үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
«Четерекле эш кенә миндә кызыксыну уята»
Галина Петровна үз эшен күзен йомып та башкара дип әйтергә мөмкин, әмма бу очракта алай түгел. Кондитер сәнәгате – максатчанлык, яхшы хәтер, яхшы күрү һәм иҗади уйлап табу да таләп итә торган тармакларның берсе ул. Әлеге сыйфатлар бу эштә ышанычлы ярдәмчеләр.
Аның тәҗрибәсе – «Мирабель» фаб рикасында иң төп кыйммәтләрнең берсе. Галина Живописцева кондитер фабрикасында 34 ел хезмәт иткән, шуның 20 елын 2нче номерлы кондитер цехы начальнигы булып эшләгән. Анда мармелад, зефир, «Ассорти» конфетлары җитештерелгән. Үз һөнәрен инәсеннән җебенә хәтле өйрәнгән: баштарак иминлек техникасы өчен җавап биргән, кадрлар бүлеге начальнигы, мастер, технолог та булып эшләгән.
– Сез ни өчен әлеге һөнәрне сайладыгыз? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Моның ничек килеп чыкканын үзем дә белмим. 17 яшемдә иптәш кызым белән институтка математика факультетына укырга керергә бардык. Әмма килеп чыкмады. Аннары ул кондитер фабрикасына эшкә китте, мин дә үземне сынап карарга булдым. Шулай итеп бу өлкәдә гомерлеккә калдым. Эшләгәндә читтән торып Мәскәү азык- төлек техникумына укырга кердем. Студентлар өчен таләпләр катгый иде. Без барысын үзебез өйрәндек, күчереп булмый иде. Шуңа да карамастан, укырга кызык иде. Укытучыларыбыз белән данлыклы кондитер фабрикаларына экскурсияләргә йөрдек. Мин анда бар гомеремә җитәрлек якты хатирәләр алдым, – дип искә ала Галина Петровна.
Күп стажлы технолог киңәш ләре кондитер фабрикасында алтынга тиң. Яшь кадрлар гына түгел, җитәкчелек тә аны хөрмәт итәләр, югары бәялиләр. Әгәр дә коллективка яшь белгечләр килсә, Галина Петровна алар белән уртак телне бик тиз таба.
– Минем андый тәҗрибәм бар инде. Мин ике ел 18нче һөнәри училищеда производствога өйрәтү мастеры булып эшләдем. Анда кондитер фабрикасы өчен эшчеләр әзерлиләр иде. Дәресләр алып бардым, билгеләр куя идем, – дип елмая технолог.
– Үзегезнең беренче эш көнегезне хәтерлисезме?
– Аны ничек онытасың. 1973 елның 15 октябре иде ул. Кояшлы матур көн иде. Дус кызым белән эшкә киттек. Юлда ул егыды һәм колготкиен ертты. Кире кайтырга туры килде, әмма без соңга калмадык, хәтта 5 минутка иртәрәк тә килдек әле.
Безнең героинябыз башта эшнең аңа бик җиңел бирелмәвен яшерми. Төнге сменалар, эш авыр... Кайчакта ял, бәйрәм көннәрен дә онытырга туры килгәләгән.
– Гаиләм бу яктан миңа нык ярдәм итте. Беркайчан да эштә тоткарлансың дип канәгатьсезлек белдермәделәр. Моңардан тыш, минем кызым да миңа карап кондитер сәнәгате өлкәсендә эшләде. Җитәкчелек белән ышанычлы мөнәсәбәтләр дә «кызган» вакытларда кечкенә роль уйнамый. Мин эшкә җаваплы мөнәсәбәт һәм тәртип яратам. Мондый сыйфатларны җитәкчелек тә югары бәяли.
– Сезнең авторлык рецептлары бармы?
– Без яшь чакта барысын да ГОСТ таләпләренә туры китереп ясарга иде. Хезмәттәшем белән бергә «Коровка», «Ассорти» конфетларын нульдән ясый башлаганыбыз исемдә әле. Узган ел «Мирабель» кондитер фабрикасында ширбәт, «Прометей» конфеты рецептларын уйлап таптык.
Безнең әңгәмәдән шунысыачык ланды: Галина Петровна үз эшен ихластан ярата, әгәр дә авырлыклар туса, ул бары аның кондитер эшенә кызыксынуын гына арттыра. Өендә үз кухнясында ул шулай ук кондитер кебек. Барлык ризыкларны да рецептны истә тотып, барлык таләпләрне үтәп әзерли. Бу очракта аңа кухня үлчәве һәм таймер ярдәмгә килә.
– Иң төп сер – үзең шөгыльлән гән эшне яратырга, бар күңелең не һәм көчеңне бирергә, эшең өчен җаваплылык хисен тоярга кирәк, – дип әңгәмәсен төгәлләде минем әэгәмәдәшем.
«Мәхәббәт - төп ингридиент»
Производство мөдире Гөл фирә Карпованың эш көне традиция буенча кондитер фабрикасын карап чыгудан башлана. Беренче эше булып аның төнге сменада җитештерелгән продукция сыйфатын тикшерү тора. Эш көнен башлап җи бәрү өчен бер көнгә план төзергә һәм аны биш минутлык киңәшмәдә яңгыратырга кирәк. Шуннан соң иң кызыгы башлана да инде!
Гөлфирә Миңнегали кызына продукцияне карап кына түгел, татып карарга да кирәк. Бу баллы яратучы һәр кешенең татлы хыялымы? Белмәүчеләр өчен тагын бер яңалык – производство мөдире йөз килолап шоколадлы, конвейерда бертуктаусыз агылучы конфет өчен, хезмәтне оештыру, технологиянең көйле булуы, аларны куллану өчен дә җаваплы
– Секунд эчендә хәл ителергә тиешле хәлләр килеп чыга. Кайчакта конвейерда яраксыз продукция агылуын күргәндә күп югалтулар булдырмас өчен конвейер эшен кичекмәстән туктатырга да туры килә. Игътибарлылык – минем эшемнең аерылгысыз бер өлеше. Ниндидер яңалык кертергә – һәрвакыт кызыклы. Соңгы карарны без коллектив белән бергәләп кабул итәбез, – дип сөйли Гөлфирә Миңнегали кызы.
Күпләр мондый эш тазарып китүгә китерәдер дип уйлагандыр. Безнең героинябызны бу яктан мисалга китереп булмый, чөнки ул көне буе аяк өстендә булганга, баллы дегустациядән соң аңа һич кенә дә тазару куркынычы юк.
Конвейердан ерак та түгел, сыйфаты тикшерелгән берничә дистә тартма ята. Аларда кәефне күтәрә торган «дарулар» яшеренгән.
Бу романтиклар һөнәре, башкача берни әйтеп булмый. Гөлфирә Карпова да биредә эшләргә хыялланмавы турында сөйли. Туганнары да бу эштән ерак булалар.
– Балачакта минем кем булу хакында аерым хыялым юк иде. Мин тумышым белән Башкортостаннан, апам миңа Свердловск азык- төлек техникумына укырга керергә тәкъдим итте. Аны тыңлавыма бер дә үкенмим. Техник-технолог белгечлеге алгач, мине Чистай икмәк заводына эшкә җибәрделәр. Шулай итеп биредә эштә калдым, – дип искә төшерә әңгәмәдәшем.
Күпчелек хезмәт юлын ул икмәк-күмәч әйберләре пеше рү гә багышлый. Кондитер фабрикасына эшкә килгәч, башта берсе дә җиңел генә бармый. Нәрсәгәдер яңадан өйрәнә, кайберсенә элеккеге эше дә ярдәм итә.
– Сезнең бу һөнәрегез күп дуслар табарга да ярдәм иткәндер?
– Билгеле шулай. Минем яшьләр арасында да, өлкәннәр арасында да дусларым күп. Мин аларның һәрберсенә киңәш, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм, алар да миңа шулай ук. Мин бәхетле кеше. «Син күңелеңә яткан эшне тапсаң, бер көн дә эшләмәссең» дигән гыйбарә миңа бик тә туры килә.
Предприятие турында
«Мирабель» кондитер фабрикасы – кондитер әйберләр – кипкән җиләк-җимешләрдән һәм чикләвекләрдән ясалган, шоколад тышлы тәмле конфетлар җитештерү компаниясе.
Анда 27 эш урыны бар, фабрика ассортиментын киңәйтергә ниятли, мюсли батончиклары (диабет белән авыраучылар, балалар, спортчылар өчен) чыгару буенча яңа линия сатып ала. ТОСЭР резиденты дөньядагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе Сәмәркандта (Үзбәкстан) җиләк-җимеш һәм чикләвек импортеры булып тора. «Мирабель» 2020 ел башыннан үз продукциясен Идел буе федераль округында, Төмән өлкәсендә, Башкортостанда сата. Күптән түгел кондитер фабрикасы продукциясе Чистай киштәләрендә дә күренә башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев