Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Ит һәм яшелчә белән тәэмин итәчәкбез»

Кызыл Ялан авылыннан фермер Сабировлар чәчүгә әзерлек, халыкны азык-төлек белән тәэмин итү, киләсе сезонга чимал сатып алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Соңгы вакытта илнең азык-төлек иминлеге темасы җәмгыятьтә еш күтәрелә.

Россия Хөкүмәте һәм респуб лика җитәкчелеге тарафыннан үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча төрле чаралар эшләнә, ташламалы кредит бирү, агролизинг ярдәмендә авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу, субсидияләр бүлеп бирү һәм башка мәсьәләләр карала. Болар барысы да чәчү кампаниясен өзлексез үткәрү һәм хуҗалыкларның тотрыклы эшен тәэмин итү өчен эшләнә. Шушы уңайдан эре авыл хуҗалыгы берләшмәләренең генә түгел, крестьян (фермер) хуҗалыкларының да эшчәнлеге актуаль булып кала.

Без Кызыл Ялан авылы фермерлары белән очраштык, алар үз эшчәнлекләре, чәчү кампаниясенә әзерлек, халыкны азык-төлек белән тәэмин итү, киләсе сезонга чимал сатып алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

«Кайда туган, шунда кирәк булган»

Кайбер яшьләр авылдан мегаполисларга югары хезмәт хакы, кызыклы тормыш эзләп киткән арада, икенчеләре үз урыннарын таба һәм яхшы гына акча эшли.

«Кайда туган, шунда кирәк булган», – диләр абыйлы-энеле Илгиз һәм Алмаз Сабировлар. Алар бәхетне кайдадыр читтә эзләмәгәннәр, ә әтиләре Илһам Сабиров юлыннан китеп, фермерлык белән шөгыльләнә башлаганнар. Өстәвенә, аларның эшчәнлек төрләре күпкырлы. Сабировлар бөртекле культуралар җитештерәләр, яшелчә үстерәләр һәм мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнәләр.

– Авыл хезмәтенә мәхәббәтне бездә әти тәрбияләде. Ул һәрвакыт: «Авылда акча эшләп була!» – дип әйтә. Шәһәрдә дә җиңел түгел бит. Һәркайда тырышырга, эшләргә кирәк. Миңа калса, без шәһәр халкыннан ким яшәмибез, – дип билгеләп үтә Алмаз Сабиров.

– Әти фермерлык белән 1993 елдан бирле шөгыльләнә. 2015 елда бу юлга энем басты. Мин фермер хуҗалыгын 2020 елда ачтым. Аллаһка шөкер, эшлибез, барысы да килеп чыга, – дип тыйнак кына сөйли фермер хуҗалыгы башлыгы Илгиз Сабиров.

Гади булмаган эштә яшь ләргә әтиләренең киңәш ләре һәм тәҗрибәсе генә түгел, ә профильле белемнәре дә ярдәм итә. Илгиз – Казан ветеринария институтын, Алмаз Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Шуңа күрә алар абыйлы-энеле эшкә белеп тотынганнар.

Моннан тыш, фермер хуҗа лыгы башлыгы Илгиз Са биров билгеләп үткәнчә, аларның эшендә авыл хуҗа лыгы министрлыгыннан төрле ярдәм чаралары да саллы ярдәм булып тора.

– 2020 елда яшь фермер буларак грант ярдәме алдым. Ул вакытта миңа яңа трактор сатып алуга 3 миллион сум акча бүлеп бирделәр. Моңа кадәр кечкенә МТЗ-82 тракторлары бар иде. Хәзер бездә төп трактор МТЗ-1281, узган ел комбайн сатып алдык. Шулай ук ел саен минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары сатып алу өчен субсидияләр бирелә, – ди ул.

Сыйфатлы продукция өчен – табигый азык

– Без арпа, солы һәм бодай чәчәбез. Бөртеклеләрнең бер өлешен сатабыз, ә күпчелеген мөгезле эре терлек өчен калдырабыз. Ел саен 90-95 баш үгез үстерәбез. Ит сыйфатлы булсын өчен, бары табигый азык кына ашатабыз. Яхшы итнең сере – икмәк ашату, – ди фермерның энесе Алмаз.

– Узган сезон коры булды, бу терлек азыгы әзерләүгә йогынты ясады. Хәзер сездә эшләр ничек тора?

– Бөртекле азык белән аерым проблемалар юк, ә менә печән белән быел хәл катлаулы. Бу сезонда салам да ашатырга туры килде, өстәвенә, 2020 елда әзерләгәннәрне дә файдаландык.

– Ә киләсе елга сез әзерме?

– Әйе, кәбестә орлыгы сатып алдык. Ә бәрәңге орлыгы үзебезнеке. Узган ел бөртекле культураларның суперэлиталы орлыкларын сатып алдык, быел үзебез әзерләдек, элиталы орлык ларны тулысынча чистарттык. Хәзер безнең ашлык саклагычта 30 тонна бодай, 25 тоннага якын арпа һәм солы бар. Яшелчә культуралары утыртылачак җиргә көздән черемә керттек. Быел яшелчәләрне минераль ашламаларсыз үстерә алырбыз дип уйлыйбыз.

Сабировларның барлыгы 350 гектарга якын җире бар.

– Узган ел 10 гектарда кәбестә утырттык, быел аны 15 гектарга кадәр арттырырга планлаштырабыз. Узган сезонда 1 гектарда бәрәңге утыртып карадык, быел бу культурага 7 гектар бүлеп алдык. Иң мөһиме, җәй көне яңгырлар явып торсын. Явым-төшем

булмаса, яхшы уңышка исәп тотарга туры килми.

Төп сату ноктасы – ярминкәләр

Фермерлар алдында продукция җитештерү генә түгел, аны уңышлы сату бурычы да тора. Югыйсә, хезмәт һәм тырышлык юкка чыгарга мөмкин.

– Продукцияне кайда сатасыз? – дип сорыйм авыл кешеләреннән.

– Безгә, авыл хуҗалыгы җи теш терүчеләренә, җирле җи тәк че лек ярдәм итә, ярмин кә ләр оештыра, сату өчен урын нар бүлеп бирә. Продукциянең 90 процентын нәкъ менә ярминкәләрдә сатабыз. Безнең үз сатып алучыларыбыз да бар инде.

– Сезне икътисади санкцияләр сагайтамы? Алар сезнең эшчәнлеккә йогынты ясыймы?

– Санкцияләрнең йогынтысы, әлбәттә, бар. Әйтик, Голландиянең кәбестә орлык ларына бәя ике тапкырга диярлек артты. Югары бәядән сатып алырга туры килде. Без әлегә мондый сортлардан баш тарта алмыйбыз, чөнки үзебездә җитештерелгән орлык лар сыйфаты ягыннан калыша. Шулай ук запас частьләр, ягулык-майлау материаллары кыйммәтләнде. Әмма болар барысы да безне куркытмый, без ничек эшләдек, шулай эшләячәкбез. Эшне ташларга ярамый! Бездән торганның барысын да эшләргә тырышырбыз: ит тә, яшелчә белән дә тәэмин итәчәкбез. Шунысы гына борчый: боларның барысы да продукциянең үзкыйммәтендә, димәк, ахыргы бәясендә чагылыш табачак. Шулай да иң авыр еллардагы кебек хәзер дә ярдәм чаралары күрелер дип өметләнәбез, – диләр абыйлы-энеле Сабировлар.

Авылда, бигрәк тә терлекчелек тармагында, эшләү даими катнашуны таләп итә. Шуңа күрә фермер эшендә үзара ярдәмләшеп эшләүдән башка булмый.

– Фермерлык белән, ярдәм итәрдәй кешеләрең булмаса, шөгыльләнүне күз алдына китерә алмыйм. Беребез нинди дә булса эш белән китсә, икенчебез аның эшләрен үз өстенә ала, – дип ассызыклый Алмаз.

Үсешкә таба юл тоталар

Фермерлар ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый лар. Үз эшләрен киңәйтү, үстерү юлларын эзлиләр.

– Чәчү мәйданнарын елдан-ел арттырырга тырышабыз. Авылдашларыбызның пай җирләрен сатып алабыз, арендага да алабыз. Узган ел ашлык саклау урыны төзедек. Якын арада хуҗалык корылмалары территориясен бетонлаштырырга планлаштырабыз.

Фермерларның технопаркы елдан-ел киңәя. Яшелчә үстерү белән бәйле барлык эшләр дә диярлек механикалаштырылган. Сабировлар шулай ук терлекләрнең баш санын арттырырга тырышалар.

– Чәчкеч, утырткыч җайлан ма бар. Кул хезмәтеннән бөтенләй баш тартып булмый, әлбәттә. Су сибү белән әлегә проблемалар бар, мелиорация юк. Күптән түгел 50 бозау алып кайттык. Тагын 50гә иске бәядән түләү керттек. Гадәттә, без 6 айлыкларны сатып алабыз һәм аларны ел ярым ашатабыз, – диләр күтәренке рухта Сабировлар. – Үзебездән торганның барысын да эшләргә тырышабыз. Иң мөһиме – тырышырга, иренмәскә һәм ул чакта барысы да килеп чыгачак.

Авыл хезмәтчәннәренә уңышлар телибез. Киләсе сезон мул уңыш алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев