Исхакый халык күңелендә яши (дәвамы)
Наилә Потеева-Яуширмәле: «Авылдашымны халыкка таныту, исемен тулысынча илгә кайтаруда өлеш кертүемне үземнең бурычым дип саныйм».
Эшемнән, ут капкан кебек бик җәһәт алып киттеләр, өстемдәге ак халатымны да салырга өлгермәдем. Хәер, мондый җирләрдә минем беренче тапкыр гына җавап бирүем түгел. Бу җыелган кешеләргә дә тавыш кирәк түгел, Мәскәүдән килгән кәгазьгә җавап бирергә кирәк. Бәлки, табиб халаты кигән кешегә каты бәрелергә теләмәгәннәрдер, җыелыш тыныч үтте, бернинди басым, каршылыклар булмады. Күп сораулар бирелде, шулай ук ирем белән чыгарган уртак китабыбыз «Чардаклы татарлары» зур кызыксыну уятты. Кая гына булсам да, мөмкинлектән файдаланып, татарның зур, тирән тамырлы, укыган халык икәне турында мәгълүмат бирәм. Бу җыелышны мин татарлар турында планнан тыш үткән түгәрәк өстәл дип атар идем. «Идел-Урал хезмәте турында беләсезме, кичәдә сөйләдегезме?» — дигән сорау бирелде. Милли хәрәкәт әгъзасы мондый сорауларга һәрчак әзер булырга, бу очракларда үзеңне һәм милләтеңне саклау инстинкты эшләргә тиеш. Мондый рәсми җирләрдә җиңүче булып чыгу өчен төрки-татар тарихын, гомумән, җитди тарихи, җәмгыять үсеше турында китаплар укырга, үзең өстеңдә даими эшләргә кирәк. Менә ни өчен Хатыйп Йосыф улы кебек олпат галимнәребезне, аксакалларыбызны, милләтнең асыл кызларын һәм улларын өйрәнәм мин, ТВдан, интернеттан карарга, укырга тырышам аларны. Югарыда язып үтелгән җыелыштан ике як та канәгать калды, соңыннан аларның кайберләре белән ашханәгә кереп ашадык та әле.
Төрле җирләрдә Исхакыйга күчмә күргәзмә ясар өчен минем махсус ике папкам бар. Анда Сөембикә апа белән язышкан хатларыбыз, открыткалар, фотографияләр һәм башка ядкәрләр. Чистайдагы конференциядә катнашучылар өчен дә бөек авылдашыма багышлап күргәзмә оештырдым. Киләчәктә бу кадерле ядкәрләрнең урыны Казанның гыйльми институтларында булырга тиеш дигән фикергә килдем.
Җыеп әйткәндә, Исхакыйның хәтер көненә җыелышып, бик кирәкле һәм урынлы эш башкардык, алда да армый-талмый эшләр өчен көч-кодрәт, тәҗрибә җыеп кайттым. Конференция Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла кул астында бердәм, оешкан төстә, тавышсыз-тынсыз эшләде. Әлегә татарда бердәмлек һәм акыл көче белән эшләү җитешми. Милләт эчендәге үзара тарткалашу, ыгы-зыгы безне какшата. Тормышта дус бар, дошман бар бит, җәмәгать, шуны онытмасак иде! Башка халыклар арасында йөреп күп гыйбрәтле һәм үрнәк итеп алырлык хәлләр күрдем мин. Аллаһка шөкер, татар хәзер үзенең егәрлеге белән Европага чыкты, моның белән мин бик горурланам. Югарыда язып үткәнчә, мин чемоданымны тартып, табиб буларак, гомерем буе зур шәһәрләрнең медицина үзәкләрендә укып йөрдем. ГИДУВларда элек СССРның төрле шәһәрләреннән җыелган табиблар укый иде. Алар татарлар, Казан турында бернәрсә дә белми диярлек, миннән: «Ник сезнең дөньяга чыккан, башка халыклар арасында таныту алган шәхесләрегез юк?» — дип сорый иделәр. Бер-ике тапкыр шулай кабатлангач, төркемебездә мин үзем теләп староста була идем дә, уку дәверендә берничә тапкыр Казан, андагы югары уку йортлары; Чаллы (бигрәк тә ул вакытларда КамАЗ төзелеше бара иде), Түбән Кама (андагы химия гиганты), Чистай шәһәре (аның сәгать заводы) турында чыгышлар ясый идем. Мин барып кергән дөньякүләм билгеле клиник хастаханәләрдә күңел өчен ник бер гади татар табибы-ординаторы булсын.
Анын каравы, профессорлар, академиклар яһүд, әрмән, урыс, грузин милләтеннән. Шул уңайдан тагын бер дөнья мисалын язып узам. Улыбыз Мансур Мәскәүгә кардиохирургия буенча клиник ординатурага укырга барганның беренче атнасында ук Архангельскийданмы, шул яклардан килгән булачак кардиохирург: «Сез, татарлар, артта калган, урманнан чыккан кыргый халык, ник Мәскәүгә укырга килдең», — дигән. Бу 2008 елда булган хәл! Әле җитмәсә, үзем эшләгән Әстерхан өлкә клиник хастаханәсендә санитаркалар, табак-савыт, идән юучылар, урам себерүчеләр һәм башка хезмәтне башкаручылар татар-төрки халкыннан. Бу хәлләрдән минем күземә яшь килә иде, йөрәгемә авыр таш булып яттылар, үземнең һәм милләтемнең бүгенге хакы һәм киләчәге өчен көрәшкә күтәрделәр.
Дөнья гел болай бармас, тынычланыр, сугышлар
да бетәр, тормыш бер җайга төшәр ул. Кадерле авылдашым Гаяз абзый, Гаяз Исхакый әманәт итеп калдырган көннәр килер ул татарга. Жәмгыять үсешен беркем дә туктата алмый, ул ничек бар, шулай бара. Милләт асыллары, дәүләт эшлеклеләре карталарны дөрес итеп тезсәләр иде. Исхакый юлны ачык һәм туры итеп сызып калдырган бит. Бу материалны укучы милләттәшләр язылганнардан гыйбрәт алсыннар, уйлансыннар һам үз-үзләренә: «Татарның үсеше, алга китеше өчен мин нәрсә эшләдем?» — дигән сорауга жавап бирсеннәр иде.
Фотода: Казанның 1000 еллыгына килгән Гаяз Исхакыйның туганы Сөембикә апа Шәрипова, туган авылы Яуширмә мәктәбендә укытучылар арасында. 1нче рәттә, уң якта утырган Наилә Потеева, Розалина Нуруллина, Сөембикә апа Шәрипова, Маһинур Кәримова, Ясирә Вәлиева. 2нче рәттә: сул яктан икенче Лилия Фәсхетдинова
һәм укытучылар 2005 ел.
Наилә Потеева-Фатыйхова,
Гаяз Исхакыйның иҗатын, тормыш юлын өйрәнүче һәм халыкка танытучы җәмәгать эшлеклесе, милли хәрәкәт ветераны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев