Исхакый халык күңелендә яши
...
Ак карларны туздырып, исәр жилне уздырып, кайтам сиңа, авылдашым Исхакый, ырудашым Исхакый
Милләтнең иманына, кыйбласына туры калып, теленнән, халкыннан, диненнән ваз кичмәгән Гаяз Исхакый исеме һәрберебезгә таныш. Идел-Урал милли азатлык хәрәкәтенең бөек юлбашчысы, XX гасыр башында татар реалистик әдәбиятына нигез ташларын салучы язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, татарның бөек улы, йөз аклыгы ул Гаяз Исхакый.
Туган авылым Яуширмәдән татар теле укытучысы Лилия Фәсхетдинова: «Наилә апа, Гаяз Исхакыйның вафатына 70 еллыкка түгәрәк өстәл үткәрәбез, кайта аласызмы?» — дип шалтыратты. Жәй, яллар вакыты, мин дә катнашмасам, Рәсәй татарларына Исхакыйны кем таныта дидем дә, юлга чыктым. Язмамны миңа шактый еш бирелгән: «Сез табиб кеше, ничек итеп милли хәрәкәткә кереп киттегез?» — дигән сорауга җаваптан башлыйм әле. Моның миңа маңгаема язылган язмыш икәнен күптән аңладым. Институтны бетергәнче татар дөньясы бөтен җирдә гел бер төрле дип уйлый идем. Юк, алай түгел икән шул, Татарстаннан чыгып киткәч, хәлләр нык үзгәрә. Рәсәйнең татар дөньясындагы хәлләр мине милли хәрәкәтнең үзәгенә бөтереп алып кереп китте. Гаяз Исхакый сукмагына төшерде, туганнары белән якынайтты.
Әйтергә кирәк, милли җыен югары дәрәҗәдә узды, бүгенге сугыш барган вакытта Исхакыйга багышланган шундый чаралар үткәрә алу милләтнең көчен, егәрлеген һәм алга омтылышын күрсәтә. Бу эшлекле татар җанлы мәҗлесне конференция дип атасаң, дөрес булыр иде, чөнки катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар татар дөньясының каймагы, милләтнең йөзен, кыйбласын билгеләүче шәхесләр иде. Конференциягә юнәлеш биреп һәм сулыш өркеп торучы аксакалыбыз Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов дисәк, дөреслеккә бик тә туры килә. 1993 елда Әстерханда Алтын Урдага багышланган конференциядә бик саллы чыгыш ясап, күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән бу мөхтәрәм зат белән мин шул вакытта таныштым. Галимнең аудитория алдында чыгыш ясавы, ораторлык сәләте, тирән белеме күпләрне сокландырып кыла калмаган, шактые үзләренә өлге итеп тә алганнардыр. Шул заманнан алып Хатыйп аганы мин күздә тотам, аның иҗаты белән мөмкин кадәр танышып барырга тырышам, аның урта гасыр төрки-татар әдәбиятын шулкадәр тирән үзләштерүе һәм аны халыкка житкерә белүе сокландыра, андый вакытта мин: сөбханАллаһ милләтнең бөркет кебек нинди асыл егетләре дөнья күгенә күтәрелде дип шатланам. Галимнең бигрәк тә чит илләрдә, тугандаш төрки халкы алдында ясаган чыгышларын аеруча да дикъкать белән тыңлыйм. Хәтерем ялгышмаса, Казахстанда булды бу хәл, төрки халкының мәртәбәле конференциясе бара, диварларда тугандаш төрки халкы шагыйрьләренең рәсемнәрен элгәннәр. Шунда Хатыйп ага трибунадан: «Ник безнең Тукаебызның рәсеме юк?» — диде. Хуҗалар гафу үтенделәр һәм хатаны төзәтергә сүз бирделәр. Шундый олпат галимнәр, язучылар, шагыйрьләр белән конференциядә катнашу һәм чыгыш ясау миңа, Татарстаннан читтә яшәгән милли хәрәкәт ветеранына, үзенә күрә бер дәрәҗә һәм осталык дәресе булды. Күптән түгел Хатыйп Йосыф улының гомер бәйрәме — юбилее булып узды, аңа сәламәтлек, тыныч тормыш, алда да иҗади уңышлар насыйп итсен иде. Хатыйп ага, хезмәтегезне ил онытмас! Галимнең Яуширмәдән Лилия Фәсхетдинова белән даими элемтәдә торуы, татар теле, милләт язмышы, Исхакый темасы буенча киңәшләр бирүе, безнең өчен икеләтә кыйммәтле. Аның олы башын кече итеп Яуширмәгә, авылдашыбыз Гаяз абзыйны искә алырга килүенә мин бик шатландым. Авылдашым шулай ук милли хәрәкәт ветераны Сурия Усманова белән безнең бу чарада катнашуыбыз Гаяз абзый әманәт итеп калдырган милли идеяларны дәвам итү дип бәялим. Гаяз Исхакый минем яшәү рәвешем, җирдә яшәвемнең мәгънәсе, милли хәрәкәттә остазым, кирәк вакытта төпле киңәш бирүче авылдашым, алга әйдәп баручы милли байрагым. Милли хәрәкәттә авыр вакытларда мин аңа мөрәҗәгать иттем, аны укыйм, офыклар ачылып киткән кебек була. Гаяз абзый белән мин рухи якынлык сизәм, авылдашым белен диалогка керәм, күңел тынычланып китә, алга атларга көч-кодрәт алам. Безнең әниләр кечкенә вакытта Яуширмәдә Исхакыйлар гаиләсе белән янәшә һәм аралашып яшәгәннәр. Коммунистлар вакытында да әни безгә Гаяз абзыйның зур сеңлесе
Гайнелмәрзия апаны, аның гаиләсен нык җәзаладылар дип сөйли иде.
1997 ел, Сөембикә апаны табу һәм аралашу өчен мин Казанга, Икенче Бөтендөнья татар конгрессына килдем. Әни: «Сөембикә апа дәрәҗәле кеше, конгресста булыр ул, табып, аны үзебезгә кунакка алып кайт», — диде. Дөрестән дә без конгресста табышып, аралаштык, аңлаштык. Шул гомердән алып без аралашып яшибез. Сөембикә апага хәзер 104 яшь, Ташкентта яши, гомер буе поликлиникада баш табиб булып эшләгән. СөбханАллаһ зиһенендә. Сөембикә апа миңа: «Син мине авыл белән бәйләүче күпер, безнең авылдан аның эшләрен дәвам итүче, аның оныгы», — ди. Конференция исеменә Исхакыйлар нәселенең сәламен тапшырдым. Телефоннан сөйләшкәндә Сөембикә апа миңа һәрвакыт: «Кем дәү абыйның исемен кайтаруда, Исхакыйлар нәселен аклауда үзенең өлешен керткән, зинһар, нәселебез исеменнән рәхмәтемне, шулай ук татар галимнәренә, татар теле укытучыларына, журналистларга сәламемне җиткер», — дип гозерли. Исхакыйлар нәселенең матди һәм рухи мирасын Яуширмәгә алып кайтып тапшыру өчен, мин 2013 елда Сөембикә апаның чакыруы буенча ике атна Ташкентта иҗат командировкасында булып, бу нәсел турында яңа материаллар язып алдым һәм 2015 елда «Чал тарихлы Яуширмә» исемле китабымны чыгардым.
Исхакыйлар нәселенә караган шактый күп экспонатлар Яуширмәдәге
Гаяз Исхакый музеенда урын алдылар. Иң кыйммәтле экспонат Гыйләҗетдин мулланың Коръәне.
Яуширмәдән чыгып китәргә мәҗбүр булган гаилә Үзбәкстанның төрле җирләрендә яши, репрессияләнгән гаилә матди байлыкның бөтенесен диярлек югалтып бетерә, әмма Коръәнне саклап калалар. 2013 елның 5 маенда без Ташкент татарлары белән Гаяз Исхакый һәм аның туган авылы Яуширмәгә багышланган әдәби кичә үткәрдек. Кичә барышында Гаяз абзыйны мин үзебезнең арада кебек сиздем. Сөембикә апа кичәдән соң: «Бу көнгә мин гомерем буе килдем, гел көтеп яшәдем», — диде. Мин үз гомеремдә бик күп әдәби кичәләр, очрашулар, хәтер көннәрен үткәрдем. Шулар арасыннан күңелгә иң якыны, Гаяз Исхакый чаралары һәм хәтер көннәре. Сөембикә апа белән бергә үткәргән һәм намаз укыган вакытларны гомеремнең иң бәхетле вакытлары дип саныйм. Ул мизгелләрне мин кайтып-кайтып сагынам.
Табиб буларак мин Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев ГИДУВларында укып йөрдем. Кая гына укысам да, үзем белән Алтын Урда һәм Гаяз Исхакый күргәзмәсен йөртәм, җирле татарларны эзләп табам, аралашып яшим, тематик кичәләр үткәрәбез.
Санкт-Петербургта узган шундый кичәләрнең берсендә гарәп теле белгече Мөхлисә апа Зарипова: «Гаяз Исхакый асыл зат, исемен озак вакыт халыктан яшереп тоттылар, мин аның турында өйдә әти-әнидән, фин татарларыннан ишетеп үстем. Караңгы елларда аның иҗатын өйрәндем. Наилә ханым, сез Петербург татарларына яңа милли нур алып килдегез. Исхакый рухын яңарттыгыз, олыгайган көнемдә Яуширмәгә хаҗ кылган кебек булдым. Безнең кичә исеменнән Яуширмәгә сәлам» — диде.
Рәсәйнең татар газеталарына Исхакый турында материаллар җибәрәм, дөрес, аларның күбесен редакторлар чыгармыйлар. Әстерханда утыз ел яшәү дәверендә мин Исхакыйга багышлап әдәби кичәләр, Исхакый укулары, Исхакый декадасын үткәрдем. Әстерханның акны карадан аера алырлык олы яшьтәге татарлары Исхакыйны беләләр. Кызганыч, Рәсәй татарларының алдынгы өлеше дә Исхакыйны бөтенләй ишеткәннәре юк. Мин инде ун ел яшәгән Сембер-Ульян өлкәсендә дә (Чардаклы) эш бик авыр бара, 145 еллыгына район китапханәсендә үткәргән әдәби кичәдән соң мине дәүләт комитетына чакырдылар. Исем китте минем берүземне тыңларга бер бүлмә тутырып кеше җыелган иде.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев