Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Истә тотсыннар өчен...

«Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отряды җитәкчесе Ленинградны блокададан тулысынча азат итүгә багышланган очрашу үткәрде.

16нчы номерлы мәктәп укучылары гадәти булмаган тарих дәресендә булдылар. Алар белән очрашуга «Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отряды җитәкчесе Дмитрий Юдин килде.

Ул балалар белән «900 көн һәм төн батырлык, ныклык, кыюлык...» дигән патриотик чара үткәрде. Ул Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган иде.

– Ватаныбыз тарихында онытырга ярамый торган даталар бар. Безнең бурычыбыз – Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, совет халкының героик батырлыгы турындагы истәлекләрне саклап калу һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру. Нәкъ менә шул максаттан без балалар һәм яшьләр белән шундый патриотик чаралар үткәрәбез, – дип билгеләп үтә Дмитрий Владимирович.

Ул укучыларга, ә алар арасында төрле яшьтәге балалар бар иде, Бөек Ватан сугышы елларында иң мөһим һәм озакка сузылган Ленинград өчен көрәшү турында сөйләде.

– Бу сугыш бөтен дөньяга шәһәр өчен көрәшүчеләрнең гаҗәеп үҗәтлеген, кыюлыгын һәм ныклыгын күрсәтте. Бүген бу вакыйгалар еракта калды кебек тоела һәм без ленинградлыларның, авыр артиллерия һәм авиация утына дучар ителгән өлкәннәр һәм балаларның, нәрсә кичергәннәрен күз алдына да китерә алмыйбыз. Төрле чыганаклар буенча 640 меңнән алып 1 миллионга кадәр шәһәр кешесе ачлыктан һәлак булган. 980 меңгә якын Кызыл Армия солдаты, шәһәрне саклап, яу кырында башын салган, – дип сөйләде «Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отряды җитәкчесе.

Дмитрий Владимирович мәктәп укучыларын отрядның эзләнү эшчәнлеге белән дә таныштырды, Чистай укучылары катнашкан экспедицияләр турында сөйләде. Шуннан соң чарада катнашучыларга казу эшләре вакытында табылган «Выстрел» отрядының күчмә күргәзмәсе экспонатлары: көнкүреш әйберләр, Кызыл Армия солдатлары һәм офицерларының сугыш кораллары, гильза һәм снарядлар кыйпылчыклары белән танышу мөмкинлеге бирелде. Шулай ук малайларга һәм кызларга сугыш еллары коралының макетларын да күрсәттеләр. Очрашу җанлы аралашу формасында узды, балалар игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.

– Балаларның кызыксынуларын күрү күңелле. Димәк, алар бабаларының батырлыгына һәм тарихка битараф түгелләр, алар турында хәтер исән, – дип билгеләп үтте Дмитрий Юдин.

 

Белешмә

1944 елның 27 гыйнварына Ленинград һәм Волхов фронтлары гаскәрләре 18нче немец армиясенең оборонасын бәреп кереп, аның төп көчләрен тар-мар итәләр һәм 60 чакрымга алга китәләр. 27 гыйнвар Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне булды. Бу көнне Ленинградта бәйрәм салюты бирелде. Ленинград блокадасының 872 көне тарихка Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале вакыйгасы буларак кереп калды. Ленинградны саклаучыларның батырлыгы һәм кыюлыгы, шәһәр халкының газап чигүе һәм түземлеге яңа буыннар өчен озак елларга үрнәк һәм сабак булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев