Иске Роман шәһәрлеге, Хан каберлеге, Талкыш башнясы
Туган якны өйрәнүче Сергей Кронберг Чистай тирәсендәге өч тарихи урыннар турында сөйләде
Безнең шәһәрдә һәм аның тирәсендә кызыксынып, яныннан битараф үтеп китмәгән очракта, тарихка кагылырга мөмкин булган урыннар күп. Аларның кайберләре турында яхшы беләбез, кайберләрен бөтенләй белмибез дә диярлек. Чистайның истәлекле урыннарын яхшы белүче Сергей Борисович Кронберг мине шуларның кайберләре белән таныштырды Аларга карап укучыларны менә кая алып килергә кирәк дип уйлап куясың! Шәһәр кешеләренә дә аларны күрсәтергә кирәк!
Без Җүкәтау турында ишеткәнебез бар. Әлеге танылган урта гасыр карталарына эләккән, кайчандыр безнең яраткан Текә Тауда һәм аның янәшәсендә булган болгар шәһәре бүгенге Чистай шәһәре эчендә диярлек. Әмма аның урыны зураю гына аны саклауга китермәгән диярлек — профессионал булмаган кеше Җүкәтаудан калган берничә туфрак өеменнән башка нәрсә күрә алмаячак. Әле кая карарга икәнен белеп, карый алса, ярый да. Ә менә Артъелга елгасы буенда, Чистайдан егерме километрлап ераклыкта урнашкан Иске Роман шәһәрлегенең сакланып калган өемнәрен һәм чокырларын күрмәскә мөмкин түгел.
Билгеле, күләме буенча Җүкәтау кебек үк булган шәһәрлек «Иске Роман» дип йөртелмәгән (Артъелга исеме дә күптәнге түгел). Кызганычка каршы, XIII гасырда ук яшәүдән туктаган бу җирлекнең ничек аталуын без хәзер белә алмабыз инде. 2013-14 елларда казыну эшләре алып барган археологлар биредә Болгар керамикасының күптөрле үрнәкләрен, металл әйберләр тапканнар, әмма язу эзләре күренмәгән. Әмма без күчмә кабиләләрнең шәһәрне ничек атакага тотуларын, аны саклаучыларга ничек итеп уклар белән атуларын күз алдына китерә алабыз… Ясалган табылдыклар шәһәрнең күпчелек халкының язмышы фаҗигале тәммлануын күзалларга мөмкинлек бирә.
— Туфрак өемнәрендә сугыш эзләрен, балталар, киемнәр калдыкларын, ә шәһәрнең үз территориясендә янган тораклардан калдыклар, аларда ук очлыклары табылган. Шәһәрне яклаучылар шушы туфрак өемнәрендә ятып та калганнар күрәсең… — дип күзаллый Сергей Кронберг.
Бүген бу урта гасыр җирлекләре өчен сакланган участокларны сайлау турында сөйләү (чокырлар кулдан ясалган ныгытмалар белән тутырылган), мең ел элек эшләнгән җир эшләренә (өч туфрак өеме һәм алар арасында ике чокыр!) хөрмәт белән карау, үзеңне шәһәр капкасыннан керүче итеп сизү өчен менә дигән урын… Иске Роман шәһәрлегендә капкалар булган урын да бик ачык күренә ләбаса!
— Әгәр дә сүз искене сүтү, яңаны ясау турында барса, мин һәрвакыт искене калдыру яклы, биредә мәгълүмат такталары куярга һәм юлның берәр өлешен төзекләндерергә мөмкин, — ди Сергей Кронберг.
Иске Роман янындагы шәһәр_лек безнең өчен исемсез калса (чөнки анда язу бәлки бөтенләй булмагандыр), ә аңардан бераз еракта урнашкан Хан каберлеге барлык кабер ташларының язулы булу белән гаҗәпләндерә. Грамоталы кешеләр аз, ә кабер ташына сүзләрне кулдан чокып язарга кирәк булганга, язулар бик кадерле булган. Шуңа күрә дә ул Ханныкы дип атала: бирегә хәлле кешеләрне күмүләре бәхәссез. Эре шәһәрләрдән еракта алар ничек шулай күп булдылар икән? Бу табышмак. Сергей Кронберг тагын бер табышмакка игътибар итә: кайбер кабер ташларыда болгар билгеләре («кояшчыклар») элеккеге кебек үк ачык күренә, ә менә язулары махсус рәвештә кысылган. Ни өчен?.. Ни өчен хәзер кабер ташлары күпкә азайган (1920 елларда да алар йөздән артык була): кабер ташларын «изгеләр» дип ташып бетергәннәрме — әмма бу бик шикле хөрмәт. Ә кемдер кабер ташларын җыя да, үзен «коллекционер» дип саный. Әмма калган ташлардан күренгәнчә, алар барысы да бер якка — көньякка юнәлдерелгән. Хәтта хәзер дә бу урынның әһәмиятен югалтасы килми.
Безнең сәяхәтнең өченче пункты булып Талкыш башнясы тора — чынлыкта исә бу җил тегермәненең таштан ясалган өлеше. Идел буе өчен бу уникаль күренеш. Ул Талкыш елгасыннан ерак түгел, шәһәргә якын урнашкан, шулай ук чистайлыларга яхшы таныш. Кызганычка каршы, 1847 елда кирпечтән һәм кыргый таштан салынган, 1920 елга кадәр эшләгән әлеге гадәти булмаган тегермәнне әлеге танылу гына саклап кала алмый. Тегермәнне безнең бабаларыбыз намус белән төзүләренә,
аның әле хәзер дә яхшы саклануына карамастан, җил һәм кояш нурлары әлеге өч яруслы башняның сакланышында ачык чагыла. Аеруча көньяк өлешендә кирпеч араларындагы тишекләрдә кояш бозны эреткән вакытта, ташлар ваклана һәм коела. Нәтиҗәдә бердәнбер дип санарлык сәнәгать архтитектура һәйкәле зыян күрә. Хәтта хәзер дә аңа карап безнең бабаларыбызның «нык» итеп кенә түгел, ә «эшләсен» өчен тырышуларын, матурлык турында да онытмауларын күрәбез.
Әлеге элеккеге тегермәннең матурлыгы бүген дә сизелеп тора! Әгәр дә әлеге сакланган корпусны уратып алып, тирә-юнендә хуҗалык сарайларын торгызсаң — XIX гасырда өлкәнең авыл хуҗалыгы һәм яңа авыллар барлыкка килү тарихы турында сөйләү өчен менә дигән урын барлыкка килер иде! Әле аны эшләргә вакыт бар. «Булганны — сакламыйбыз, югалткач — елыйбыз» дип уфтанырга калмасын иде.
Татьяна Шабаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев