Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Роман авылыннан Мәдинә Кашапова игелекле гамәлләре белән кешеләрне шатландырып яши

Һәр авылның үзенә генә хас гадәтләре, үзенчәлекләре бар. Ә теләсә кайсы авылның да төп байлыгы – аның уңган-булган, тырыш кешеләре.

Шул ук вакытта авыл тормышында актив кайнап яшәгән, аның йөзек кашы булган кешеләр дә шактый... Алар авылда үткәрелүче дини һәм мәдәни чараларда актив катнашучылар, авылдашларының тормыш-көнкүрешен җанландыру өчен бар күңелләрен бирәләр...

Туган авылым Иске Романда шундый кешеләрнең берсе Мәдинә апа Кашапова дияр идем. Авыл тормышында кайнап яши ул. Озак еллар гаиләсе белән Үзбәкстан якларында гомер итте. 90нчы елларда гаиләсе белән үзе туып үскән туган авылына кайтып урнаштылар. Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган җир дип юкка гына әйтмәгәннәр шул...

Ерак җирләрдә мөгаллимә вазифасын башкарган Мәдинә апа авылда да шушы һөнәрен дәвам итте, балаларга немец теле укытты. Тырыш, аралашучан, эрудицияле булуы белән ул яңа коллективта да уртак телне тиз табып, үз кешегә әйләнеп куйды. Яшьрәк хезмәттәшләренә остаз, киңәшче дә була белде. Авылның төрле өлкәдә хезмәт куючы кешеләрен җыеп, төрле бәйрәмнәр уңаеннан кызыклы чаралар үткәрүне дә ул башлап йөрде. Сыер савучылар белән үткәрелгән чарада катнашкан әниемнең ул бәйрәмнән канатланып, сөенеп кайтканы әле дә исемдә... Әнә шулай хезмәт кешеләрен хөрмәтләп, сөендереп тә игелекле эшләр башкарды.

Билгеле, ул үзе һәр башлангычын күтәреп алган мәктәп коллективына бик рәхмәтле. Күмәк көч таш күчерә дип белми әйтмәгәннәр ләбаса! Мәдинә Сөнгатулла кызы күптән лаеклы ялда инде. Әмма аның мәктәп белән элемтәсе өзелгәне юк. Нинди генә чара үткәрелсә дә, ул анда кадерле кунак. Авылда үткәрелүче чараларны да аңардан башка күз алдына китереп булмый. Җылы, үтемле сүзләре, моңлы мөнәҗәтләре белән дә авылдашларын уйландырып, сөендереп тора. Иске Роман ветераннар советы рәисе дә әле ул. Авылның һәр өлкән кешесенең хәлен белеп, һәрберсе белән аралашып тора. «Авылдашларымны, гомумән, кешеләрне бик яратам, алар белән аралашудан күңелемә ләззәт алам. Үзем дә кешеләрне кунак итәргә, бүләкләр бирергә яратам», – ди Мәдинә Сөнгатулла кызы.

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, телебезне саклау –һәрберебезнең изге бурычы. Районыбызда эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының җирле бүлекчәсе әгъзсы булган Мәдинә апа да яшь буынга шуны сеңдерү өстендә бар көчен куя. Оешмада үткәрелеп килүче чараларда да актив катнаша.

Кешеләргә ярдәм итү теләге исә аны «Тормыш»ирекле хәрәкәтне яклау үзәгенә алып килә. Әлеге үзәк кешеләргә ярдәм итү, авыр хәлдә калганнарга булышу кебек игелекле эшләр белән шөгыльләнә.

– Иске Роман авылыннан Мәдинә ханым Кашапова безнең белән тыгыз элемтәдә. Ул һәрвакыт авыр хәлдәгеләргә, мохтаҗларга ярдәмгә килергә әзер. Күптән түгел генә Балалар йортына барып үзенең күчтәнәчләрен тапшырды, Сабыйларның ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде! – дип сөйли әлеге үзәк җитәкчесе Елизавета Николаевна Пузырева.

Алар тормыш иптәше Таһир абый белән өч бала: Рафаэль, Эльмира, Русланны тәрбияләп үстерделәр. Хәзер һәрберсенең үз тормышы, кияү-киленнәрне дә үз балалары кебек якын күреп торалар. Балаларын да, оныкларын да туганлык җепләрен сакларга, кешеләргә ярдәмчел, шәфкатьле булырга өйрәтеп үстерделәр. Хәзер инде 10 онык, 3 оныкчык сөендереп тора. Ни кызганыч, Таһир абый моннан 8 ел элек вафат булды.

– Таһирым Аллаһы Тәгалә бүләге иде, гел кайгыртып яшәде, авыр эшләрдә эшләде дә эшләде, мохтаҗлык күрсәтмәде. Хәзер минем зур хәзинәм – балаларым, кияү-киленнәрем, оныкларым. Нинди генә эшләр башкарсам да, янымда гел яхшы кешеләр булды. Аллаһы Тәгаләмә бик рәхмәтлемен. Үзем дә гел юмарт, ихлас күңелле кешеләрне яратам. Кая чакырсалар, шунда барам. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын, – ди Мәдинә апа күңеленә җыелган уй-кичерешләре белән уртаклашып. Аның изге теләкләре фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килеп, кабул булсын. Ачык йөзле, мөлаем, тынгысыз җанлы Мәдинә апага исә әле озак еллар шулай якыннарын, авылдашларын сөендереп, игелекләр кылып, исәнлек, күңел тынычлыгы белән, шатлыклы хәбәрләр генә ишетеп, яшәргә насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев