Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Роман авылында гомер итүче олы хөрмәткә лаек, мөхтәрәм Рәйсә Шәйхетдин кызы Гайфуллинага 80 яшь тулды

Тормыш юлы гыйбрәтле дә, сок­ланырлык та аның. Күптән аның турында язу ниятем бар иде. Юбилее якынлашканын белгәч, форсат чыкты дип сөендем. Тормышның ачысын-төчесен татыган, әмма һәрчак сабырлыгы, тыйнаклыгы белән аерылып торган, кешеләргә гел ярдәмгә ашыккан, тормышның кадерен белеп, шөкерана кылып яшәүче Рәйсә апа Гайфуллина турында бу язмам.

Балачак еллары

Иске Роман авылында Зәйтүнә апа һәм Шәйхетдин абый Фәсхетдиновларның ишле гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Туганнары Камил, Мөслимә, Рәшит, Мәйсәрә белән әти-әниләренә булышып, дус-тату үсәләр. Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан Шәйхетдин абый авылда сөт җыя. Сөтне Каргалыга илтеп тапшыра, аннан Каргалыдан авылга почта алып кайта. Ә балалар әтиләренә газета-журналлар таратырга булышалар. Ул вакытта авыл зур, дүрт йөзләп хуҗалык. Газета-журнал алдыручылар да бихисап. Шул вакытта ук Рәйсә апа әтисенең уң кулы була. Газета-журналлар да таратыша, сөт җыюда да булыша. Счет төймәләре салырга да бик тиз өйрәнә. Зиһенле булуы өстенә тырышлыгы да җитәрлек. Хәзер балаларны беренче сыйныфка кергәнче укырга өйрәтергә кушулары беребезгә дә сер түгел. Ә ул елларда андый нәрсә күзәтелми. Ә менә Рәйсә апа, ни хикмәт, беренче сыйныфка кергәнче үк укырга өйрәнә. Мәктәптә дә бишле билгеләренә генә укый. Авылда ул елларда җиде сыйныф кына, унберне бетергәнче Каргалыга йөреп укыйлар. Мәктәптән соң сыер, дуңгыз фермаларына барып булышырга да җай табалар әле. Тимур командасы гөрли торган заман була бу. Ялгыз әби-бабайларга ярдәм итүне һәр бала үзенең бурычы итеп саный. Миһербанлы кыз Рәйсә тирә-күршеләренә рәхәтләнеп булыша. Әтисе ясап биргән агач шакмакларны ул күз ачып йомганчы ялгыз әбиләргә таратып та чыга. Кече яшьтән үк күңеленә мәрхәмәтлелек орлыклары салынган кыз өчен бу гадәти, көндәлек эшләр кебек кенә тоела. Ул еллардагы үскән балаларның никадәр самими, эчкерсез, бернәрсә өмет итмичә кылган изге гамәлләре бүгенге буынга гыйбрәт! Шушы сыйфатлар бүгенге буында сакланып калса, тормышыбыз башкачарак, кешеләр дә бер- берсенә мәрхәмәтлерәк булырлар иде иншАллаһ.

Балалар арасында үткән бәхетле еллар

Унберенче сыйныфтан соң Чуваш Чебоксары авылында үзенчәлекле балалар укытыла торган мәктәптә тәрбияче булып урнаша Рәйсә апа. Бер елдан соң туган авылы мәктәбенә пионервожатый итеп чакыралар. Шунда үткән елларны хезмәт дәверендә иң бәхетле еллар дип саный ул.

— Кызыл галстук таккан балалар бүген дә күз алдымда! Бөтен мәктәп кызыл галстуктан, шундый күңелле! Самимилек, беркатлылык бөркелеп тора. Күзеңә генә карап торалар, һәр әйткән сүзне тыңлыйлар. Балаларны октябрьгә, пионерга, комсомолга керергә әзерли идек, үзенә бер рәхәтлек, күңел күтәренкелеге иде ул чакта, — дип сагынып искә төшерә ул.
Озакламый аңа шушы яраткан хезмә­тен­нән аерылырга туры килә. Эшен җиренә җиткереп эшләүче, тырыш-булган кызны авыл җирлегенә (ул вакытта авыл советы) сәркатиб итеп билгелиләр. Бу чорда авыл җирлегенә өч авыл: Иске Роман, Исләй, Татар Сарсазы авыллары керә. Эшне исә тавык та чүпләп бетермәслек… Өч авыл халкына хезмәт күрсәтәләр. Белешмәләр дә, башка документлар да — барысы да кулдан языла. Төнге өчтә белешмә алырга дип өйгә килүчеләр дә була хәтта. Кем укый, кем эшли, кем студент, пропискага керүче-төшүчеләр, нотариаль конторага белешмәләр — барысы турында да мәгълүматлар авыл җирлегендә әзерләнә. Өйләнешүчеләрне язылыштыру (бер көндә өчәр туй узган көннәр дә була), яңа туган балаларга таныклык­лар бирү кебек күңелле күренешләр дә биредә уза. Рәйсә апа күңеленә бер мәлне көмеш, алтын туйлар үткәрү уе килә. Бу матур чараны тормышка да ашыралар. Үзе сценарий яза. Мин дә ул вакытны хәтерлим әле. Әнием белән әтиемнең, дистәләгән авылдашларның көмеш туйларын бик күркәм итеп уздырганнар иде. Бәйрәмне Рәйсә апа бик матур алып барды.

Әле авылны төзекләндерү эшләрендә дә катнашалар. Урманнан агачлар алып кайтып утырту, юллар чистарту, урып-җыю чорында амбарда эшләү — берсе дә калмый. Иң сокландырганы — берсе дә зарланмый, шулай тиеш дип эшли.

«Без намус белән, булсынга дип эшләдек», — ди Рәйсә апа.

Аның йөрәгенә бар да сыя

Адәм баласы җиргә сыналыр өчен килгән диләр. Матур гына яшәгәндә тормыш иптәше Наил абый ике яшьлек улы Фидаильне әтисез, Рәйсә апаны пар канатсыз калдырып юл фаҗигасендә һәлак була. Ни хәл итмәк кирәк, тәкъдирдән узып булмый, сабыр итәргә, түзәргә генә кала.

…Еллар узгач үзебезнекеләр, үзебезгә булсын диптер инде, Рәйсә апаны Наил абыйның абыйсына Миңнегали абыйга ярәшәләр. Тормыш дәвам итә. Уллары Рафаэль, кызлары Рәзинә туа. Хәзер инде алар да тормышта үз юлларын тапкан, авылыбызның хөрмәтле кешеләре. Рафаэль гомер буе машина йөртүче булып эшли, үз эшенең остасы. Дин юлында, авылыбыз өстендә аның моңлы итеп азан әйтүен еш ишетәбез. Төп йортта әнисе белән яши, аның терәге, ышанычы. «Әниебез безнең өчен яшәде, безгә үрнәк булды. Гомер буе кешеләргә ярдәм итте. Ул бик сабыр, мәрхәмәтле кеше. Исән-сау булсын, безне шатландырып, озын-озак гомер итсен», — дип ул газизенә изге теләкләрен юллый. Ә Рәзинә авылыбызның тәҗрибәле мөгаллимәсе, озак еллар башлангыч сыйныфларда белем бирә. Моңлы сандугачыбыз да әле ул, менә дигән сүз остасы. Ягымлы, кабатланмас тавышы белән авылдашларына рухи азык өләшә.

Ни кызганыч, Рәйсә апаңа бала хәсрәте дә язган шул. Моннан дүрт ел элек олы улы Фидаиль каты авырудан вафат булды. Авылга тугры калып, озак еллар зоотехник булып эшләде ул. Үзеннән якты эз калдырды. Рәйсә апага, якыннарына Раббым сабырлыклар бирсен.

… Рәйсә апа каенанасы Хәлимә әби белән бик матур яшәделәр. Каты авырап, урын өстендә калгач, ул аны яшь баладай тәрбияләде. Мунча кергәндә дә: «Рәйсәм юындырсын, аның куллары йомшак» дия торган булган. Барысына да бәхиллеген биреп, бакыйлыкка күчүенә дә шактый гомер үтте инде. Миңнегали абый вафатына да ун ел вакыт узган. Барысының да урыннары оҗмах түрләрендә булсын.

Якыннарына гына түгел, җиде ят кешеләрне дә үзенең кочагына сыендырган кеше ул Рәйсә апа. Ялгыз, ярдәмчесез калган авылдашы Гыйлембәян әбинең хәлен күреп, нык кызгана ул, аны өйләренә алып кайта. Әби корымга батып беткән, җылы ризык күрмәгән, ярым ач, ярым ялангач… Бәхетсез, ятим әбекәйне алып кайтып юындыралар, чиста киемнәр киендереп кеше рәтенә китерәләр, тәрбиялиләр. «Ирем да, балаларым да алып кайтуыма берсе дә каршы килмәде, булышып кына тордылар, әбине бик кызгандык», — дип искә төшерә ул хәлләрне Рәйсә апа.

Бертуган сеңелесе Мәйсәрә апа да аңа бик рәхмәтле. Ул Чистайда ялгыз яши. Бер ел чамасы элек егылып аягын сындырган. Аны бирегә алып кайтканнар. «Шундый кешелекле туганнарым булу — үзе зур бәхет. Апам Рәйсәгә, аның балалары Рафаэль белән Рәзинәгә рәхмәтем чиксез. Шундый миһербанлы балалар үстергәне өчен апага тагын бер кат рәхмәт. Миңа күрсәткән яхшылыклары меңе белән үзләренә кайтсын, исән-сау, бәхетле булсыннар», — ди Мәйсәрә апа ихлас күңеленнән.
Әйе, яхшылык җирдә ятмас дигәннәр борынгылар. Адәм баласының йодрык хәтле генә йөрәгенә күпме мәрхәмәт, изгелек, күпме шатлык-борчулар да сыя икән. Рәйсә апа белән сөйләшкәч минем башыма әнә шундый уйлар килде. Сынау­лар кичерсә дә, ул сабырлыгын югалт­мый, булганына шөкер итеп, тормышка, акыллы, инсафлы балаларына, өч оныгына сөенеп яши белә.

Хөрмәтле Рәйсә апа, матур бәйрәмең — 80 яшьлек юбилеең белән сине! Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән бүгенгедәй балаларың, оныкларың янәшәсендә кадер-хөрмәттә, матур, иркен өйләрегездә, шөкерана кылып, һәр туган көнгә сөенеп, шатлыклы хәбәрләр генә ишетеп яшәргә насыйп булсын.

Рәзинә Хәмзина, Рәйсә апаның кызы:

— Бүгенге көндә мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Ник дисезме? Бер авылда яшәгәч, мин әниемне көн дә күрү бәхетенә ия. Аның янына көн дә барып, хәлләрен белеп, кара-каршы утырып, чәйләр эчә алу — бу үзе зур бәхет! Яши-яши аның кадерен, никадәр газиз, якын кеше икәнен аңлыйсың икән. Аның янына барып азрак булышып кайта алсам, күңелемдә шуның кадәр рәхәтлек тоям. Азрак буш вакытым булса, аякларым үзеннән-үзе әни йортына атлый. Әни янында шундый рәхәт, тыныч, ул — шатлыкларымны бүлешүче, уңышларыма сөенүче, тәмле ризыклар белән сыйлаучы кадерле кешем. Бервакытта да зарланмый, шөкер итеп, тормыштан тәм-ямь табып яши. Шулкадәр сабыр, акыллы ул безнең әни, безгә һәрчак үрнәк булды.

Кадерле әниебез, сине чын йөрәктән матур гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Төпле киңәшләрең, нурлы йөзең, җылы сүзең, барысы-барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев