Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Искәндәр Атаков: «Хоккей көчсезләрне һәм ялкауларны яратмый»

Хоккей буенча тренер үз укучыларының нинди югарылыкка ирешүләре турында сөйләде

10 августта Россиядә Физкультурачы көне билгеләп үтелә, ул барлык тренерлар, физкультура укытучылары һәм спортчылар өчен һөнәри бәйрәм булып санала.

Бу вакыйга уңаеннан без хоккей буенча тренер Искәндәр Атаков белән аралаштык һәм аның эше турында бик күп кызыклы нәрсәләр белдек.

Ул безнең шәһәргә Әлмәттән килгән һәм өченче ел инде Боз спорт сараенда эшли.

Тренерның эш көне иртәнге 10да башлана, бу вакытта ул документлар тутыра һәм отчетлар төзи, ә төшке аштан соң тренировкалар үткәрә башлый, алар кичке 9га кадәр дәвам итә.

— Мин хоккей белән биш яшемдә шөгыльләнә башладым, — дип сөйли Искәндәр. — Башта 12 ел туган шәһәрем Әлмәттә шөгыльләндем, «Нефтяник» командасы составында булдым, аннары Нефтекамск шәһәренә киттем, анда «Торос» командасы әгъзасы булдым. Гомумән, хоккей — авыр спорт төре. Хәзер дә көненә 5 тапкыр шөгыльләнгәнебезне искә төшерәм. Мондый зур йөкләнешне һәркем дә күтәрә алмас дип уйлыйм.

20 яшендә Искәндәр Марат улының тренер булу теләге барлыкка килә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, ул Әлмәт хоккей клубында, аннары Зәйдә эшли башлый. Анда ул үзенең беренче эш тәҗрибәсен туплый, шуннан соң аны Чистайга эшкә җибәрәләр.

— Мин өч шәһәрдә тренер булып эшләдем һәм монда барыннан да яхшырак дигән нәтиҗәгә килдем, — дип уртаклаша Искәндәр Атаков. — Монда бөтен шартлар да бар. Бездә шугалак та, спорт залы да, тренажер залы да, автобус та бар. Барлык хоккей клубларында да шартлар мондагыча түгел.
Хәзер Искәндәр Марат улы ике Чистай командасын: 2012 елгыларны һәм 2018-2019 елгыларны өйрәтә. Аңа балалар белән эшләү, аларны тәрбияләү һәм ниндидер яңалыкка өйрәтү ошый.
— Сез өлкән командада тренер булырга теләр идегезме, әллә сезгә күбрәк балаларны өйрәтү ошыймы? — дип сорадым мин.
— Эшләп карыйсым килә, әмма хәзерге вакытта миңа балалар белән эшләү күбрәк ошый. Шунысы да бар, өлкәнрәк спортчыларны өйрәтү өчен күбрәк тәҗрибә тупларга кирәк, — дип билгеләп үтә Искәндәр.
— Балалар белән сезнең тренировкалар ничек уза?
— Балалар белән тренировкалар көн саен уза. Җәй көне мин аларны көнгә 4 тапкыр үткәрәм: без боз өстендә дә, урамда да шөгыльләнәбез. Ә кыш көне тренировкалар азрак — көнгә 2 тапкыр уза.
Искәндәр Марат улы шулай ук җәй хоккейчылар өчен иң авыр вакыт дип сөйләде, алар күп шөгыльләнәләр һәм яңа сезонга әзерләнәләр. Алда балаларны күп уеннар һәм турнирлар көткәнлектән, хәзер алар бар көченә шөгыльләнәләр.
— Балалар белән эшләү җиңел түгелдер, чөнки алар тыңламаска да мөмкиннәр. Сез ничек тәртип булдырасыз?
— Барысы да тренерга бәйле. Мәсәлән, минем ике командада да тәртип. Балалар төрле һәм һәрберсенә индивидуаль якын килү кирәк. Һәрвакыт тренерны тыңлый торган тыныч малайлар да, бер әйтүдән аңламаучылар да бар, алар белән аерым сөйләшергә кирәк. Мин шулай ук аларның ата-аналары белән балаларының үз-үзләрен тотышы уңаеннан җыелышлар да үткәрәм.
— Яхшы хоккейчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Беренчедән, ул хоккейны яратырга тиеш. Нәтиҗә булсын өчен тренировкаларга әти-әнисенең үгетләве буенча түгел, ә үзе теләп йөрергә тиеш. Икенчедән, хоккейчы хезмәт сөючән һәм максатчан булырга тиеш.
— Сез ярышлар алдыннан балаларны җиңүгә ничек рухландырасыз?
— Уен алдыннан мин җыелыш үткәрәм, анда балалар белән аралашам, аларны дәртләндерәм, үгет-нәсыйхәтләр бирәм. Ә уен вакытында мин аларны һәрвакыт рухландырып торам һәм кирәкле киңәшләремне бирәм. Миндә тәрбияләнүчеләр тулы бер сезонга башка шәһәргә киткәндә, мин алар белән даими элемтәдә торам. Һәм хәтта аларның ярышларында катнаша алмасам да, барлык уеннарының трансляцияләрен карыйм, аларны миңа әти-әниләре җибәрәләр.
Моннан тыш, тренер бер үзенчәлек турында да сөйләде. Ул командаларның нәтиҗәлелеге башлангыч этапта, малайлар хоккей белән шөгыльләнә башлаганда гына бар, дип билгеләп үтте. Алар өйрәнәләр, ярышалар, беренче бүләкләрен алалар. Ә 14 яшьтән башлап әллә ни нәтиҗә юк, чөнки иң яхшы уенчылар «Нефтехимик», «Локомотив», «Ак Барс» кебек эре хоккей командаларына китәләр. Анда
алар профессиональ планда үсәләр.
— Тырышлыкларыбызның юкка булмавын һәм чын спортчылар үстерә алуыбызны күрү, безгә, тренерларга, әлбәттә, күңелле, — дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.
— Элеккеге укучыларыгыз белән аралашасызмы? Алар хәзер кайда?
— Минем алар белән мөнәсәбәтләрем бик җылы, без әлегә кадәр аралашабыз. Мин элек өйрәткән егетләрнең күбесе хәзер илнең иң яхшы хоккей командаларында, шул исәптән «Ак барс», «Динамо» һәм «Локомотив»та уйныйлар. Россия җыелма командасына эләгүчеләр дә бар.
Тренер үз укучыларының уңышлары белән горурлана, ә укучылары исә аның турында онытмыйлар. Профессиональ клубларга киткән спортчылар җәй көне Чистайга, яраткан тренерлары белән шөгыльләнү өчен кайталар. Егетләр Искәндәр Марат улын хөрмәт итәләр, яраталар һәм кадерлиләр.
— Яхшы тренер кырысмы, әллә балалар белән бер дулкында, лояль булырга тиешме?
— Боз өстендә дисциплинаны саклау өчен кырыс, таләпчән булырга кирәк. Ә мәсәлән, чишенү бүлмәсендә мин алар белән дусларча сөйләшә алам. Иң мөһиме, балалар белән чаманы белеп кырыс булырга һәм кимсетмәскә кирәк. Чөнки артык кырыс булсам, алар минем яныма килергә һәм нәрсәдер сорарга куркачаклар. Без алар белән сөйләшә дә алмаячакбыз.
— Хоккейның авырлыклары һәм үзенчәлекләре нәрсәдә?
— Бу спорт төрендә көндәшлек зур. Хоккей көчсезләрне һәм ялкауларны яратмый. Профессионал булу өчен күп шөгыльләнергә һәм үз өстеңдә эшләргә кирәк, югыйсә сине көчлерәк уенчы алыштырачак.
— Сезнең төп максатыгыз нинди?
— Мин тәрбияләнүчеләремнең спортта иң югары нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм континенталь хоккей лигасына эләгүләрен телим. Моның өчен мин күп көч куям һәм кайчандыр миңа тренерларым биргән барлык белемнәремне аларга тапшырам.
— Сез ничек уйлыйсыз, хоккей кызлар өчен туры киләме, әллә ул ир-егетләр спорт төреме?
— Россиядә хатын-кызлар хоккей командалары булуга карамастан, мин үз кызымны анда бирмәс идем. Хоккей — ир-егетләр өчен спорт төре дип саныйм, чөнки анда күп көч куярга кирәк.
— Ә улыгызны хоккейга бирер идегезме?
— Теләге булса гына бирер идем. Хоккей белән шөгыльләнергә теләмәсә, мин аны мәҗбүр итмәячәкмен. Аның үзенә ошаган нәрсә белән мавыгуын телим.

Барлык хезмәттәшләремне Физкультурачы көне белән котлыйм! Сәламәтлек, спортта югары казанышлар, уеннар сезонының уңышлы узуын телим! — диде Искәндәр Марат улы.

Искәндәр Атаковның казанышлары
Хоккейчы сыйфатында
* Россиянең ике тапкыр көмеш призеры (2008-2009, 2009-2010 елгы сезоннар)
* Россия финалында катнашучы (2009-2010 елгы сезон)
Тренер сыйфатында
* «Алтын алка»да икенче урын (2022-2023 елгы сезон)
* ТР беренчелегендә икенче урын (2022-2023 елгы сезон)
* ТР беренчелегендә икенче урын (2023-2024 елгы сезон)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев