Исерткеч эчемлекләр эчеп утыру кулга пычак алу белән тәмамланган
Тәртип сакчылары үтерелгән кешеләрнең мәетләре булган йортта әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүчене йоклап яткан килеш табалар.
Җинаять урынына килгән тәртип сакчылары үтерелгән кешеләрнең мәетләре булган йортта әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүчене йоклап яткан килеш табалар.
60 яшьлек чистайлы ике кешене үтерүдә шикләнелә.
Луч поселогындагы шәхси йортларның берсендә 36 яшьлек хуҗаның һәм аның 60 яшьлек кунагының гәүдәләре табыла. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң кинәт килеп чыккан низаг нигезендә барлыкка килгән. Үләр алдыннан яраланганнарның берсе туганнарына шалтыратырга өлгергән, алар полиция чакыртканнар. Әмма табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килеп җиткән вакытка туганына шалтыратучы да, аның иптәше дә үлгән булган инде.
Мәрхүмнәрнең тәнендә, күкрәк читлеге һәм муен тирәсендә, пычак яралары билгеләре табыла. Алар янында өченче кешене йоклап яткан килеш табалар, ул әлеге җинаятьне кылуда шикләнелә дә инде. Полицейскийлар шикләнелүчене уяталар һәм кулга алалар. Аңа 20 елга кадәр колония яный.
– Әлеге очрак буенча РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддәсенең 2нче өлеше, «а» пункты буенча (ике яки аннан күбрәк кешене үтерү) җинаять эше кузгатылды, – диелә хәбәрдә.
Бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев