Исерткеч эчемлекләрнең куркынычсыз дозалары булмый
...
Табиб-нарколог алкоголизмның, шул исәптән балалар арасында, нәрсәгә китерергә мөмкин булуын кисәтте
Сәламәт яшәү рәвешенең төп принципларыннан берсе булып исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш күп кулланудан баш тарту тора, чөнки ул сәламәтлекнең начараюына китерә, җәмәгатьчелек тормышына зыян китерә: гаиләләр таркалуына китерә, балалар тәрбияләү процессына тискәре йогынты ясый, хезмәт ритмнарын боза, законсыз һәм әхлаксыз тәртип тудыра. Аек тормыш рәвеше алып баруның ни өчен мөһим булуы турында Чистай үзәк район дәваханәсе табиб-наркологы Анна Байдакова сөйләде.
— Алкоголь кулланганда ашказанында һәм эчәклектә канга тиз сеңү бара. Организмга эләккәч алкоголь куркыныч продуктларга әверелә, алар, бигрәк тә үзәк нерв системасына, тискәре тәэсир итә: берәүләрдә дөньяны критик кабул итү тупаслана, үз-үзеңне саклау инстинкты юкка чыга, икенчеләрдә, киресенчә, артык агрессия барлыкка килә, — дип аңлатты Анна Васильевна.
Шуны аңлау мөһим: ата-аналар алкогольне чамадан тыш кулланган гаиләләрдә балалар газап чигә. Алар зәгыйфь булып үсәләр, еш авырыйлар, үсешләрендә яшьтәшләреннән артта калалар, төрле хроник авыруларга дучар булалар. Шуңа күрә һәр олы кеше алкогольнең организмга йогынтысының зыянлы булуын тулысынча аңларга һәм үсеп килүче буынны моңардан саклап калырга тиеш.
Табиб алкогольнең файдалы яки куркынычсыз дозалары булмавын ассызыклый һәм аек тормыш алып баруның ни өчен мөһим булуын аңлата.
Беренчедән, аек кеше үзенең барлык фикерләре һәм гамәлләре өчен үзе җавап бирә. Беренче өстенлек — ул ачык акыл һәм томанланмаган хәтер.
Икенчедән, аек кеше — сәламәт кеше. Аның физик хәле атнага бер тапкыр эчүчегә караганда чирек процентка һәм эчкечегә караганда 50 процентка яхшырак.
Өченчедән, аек кеше — җаваплы һәм әхлаклы кеше. Исерткеч эчемлекләр йогынтысына бирешкән кеше үзенә генә зыян китереп калмыйча, балаларына һәм оныкларына да начар үрнәк күрсәтә, исерек хәлдә андый кешенең үзе белән янәшә яшәүче барлык кешеләрнең тормышын бозуын әйтеп тә торасы юк.
Дүртенчедән, аек кеше — бәйлелеге булмаган кеше. Исерткеч эчемлекләргә бәйлелек — ул алкогольгә физик тартылу гына түгел, ә психологик ихтыяҗ да.
— Димәк, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту — ул карар гына түгел, ә үзеңне яхшы якка үзгәртүче юл да. Әйе, җиңел булмаска да мөмкин, әмма һәр кечкенә җиңү шатлык һәм ышаныч, иң мөһиме — сәламәтлек китерәчәк! — диде табиб-нарколог.
Анна Васильевна балалар һәм яшүсмерләр арасындагы алкоголизм турында да сөйләде. Коточкыч төшенчә! Ләкин бәйлелекнең мондый төре бар, өстәвенә, белгеч сүзләренә караганда, киң таралганнарның берсе дип санала.
— Үсмер үсеш процессында булганлыктан, алкогольне һич кенә дә кулланмавын һәм аны куллану җәмгыять өчен норма дип санамавын аеруча игътибар белән күзәтергә кирәк. Исерткеч эчемлекләрдән хәтта олы кешенең дә психикасы һәм организмы интегә. Эш көчле үсеш һәм шәхес формалашу кичерә торган организмга килгәндә исә, алкоголь яшь кешенең бөтен алдагы тормышына тискәре йогынты ясый алырлык куркыныч төзәтмәләр кертә, — дип ассызыклады табиб-нарколог.
Доктор билгеләп үткәнчә, исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш куллану нәтиҗәсендә яшүсмернең эчке органнары да, тышкы кыяфәте дә дөрес формалашмаска мөмкин. Галимнәр һәм медиклар алкогольнең кешенең тышкы кыяфәтенә йогынты ясавын күптән исбатлаган, бу исә кешенең тышкы кыяфәтенең ямьсезләнүенә — борын калынаюына, борын-авыз тирәсендә җыерчыкларның тирәнәюенә, иреннәрнең тыгызлануына, сәламәт тән төсен югалтуга һәм башкаларга китерә. Яшүсмерләр тарафыннан алкоголь куллануның тагын бер куркыныч нәтиҗәсе булып аның психикага, эмоциональ халәткә һәм интеллектка йогынтысы тора.
— Барлык яшьләр дә диярлек теге яки бу дәрәҗәдә яшүсмерләр кризисын кичерә. Бу чор берничә елга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Ул кеше психикасының тышкы факторлар басымы астында көйләнә башлавы белән бәйле. Күпләр өчен бу сынау гаять катлаулы була. Бу яшүсмерләрнең исерткеч эчемлекләр куллана башлауларының төп сәбәпләренең берсе. Алар исерткеч эчемлекләр ирек, бәйсезлек бирәләр дип уйлыйлар. Әмма болар барысы да алай түгел, бу ялган
тойгылар, чынбарлыкта мондый мавыгу аяныч нәтиҗәләргә китерә, — дип билгеләп үтте Анна Байдакова.
Табиб-нарколог сүзләренә караганда, яшүсмерләр алкоголизмы еш кына ата-аналарның үз балаларына тиешле игътибар бирмәве белән бәйле.
— Моннан тыш, яшүсмерләр өчен үрнәк булырга мөмкин ата-аналарына игътибар итеп, балалар спиртлы эчемлекләр булган гаилә мәҗлесләрен алкоголь куллануны аклау дип тә аңларга мөмкиннәр, — дип йомгак ясады Анна Васильевна.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен кәеф «күтәрү»нең гадәти булмаган ысулы кызык уен сыман була, әмма алар әле мондый уен аларның алдагы бәхетле һәм уңышлы тормышларын сызып ташлый алачагын аңламыйлар. Шуңа күрә яшь буынны алкоголизм кебек куркыныч күренештән саклауда төп роль, һичшиксез, өлкәннәргә бирелә.
Материал Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәте белән берлектә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев