Исерек килеш идарә иткән өчен йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән зат турында мәгълүмат
Әлеге административ эш тикшерелгән суд утырышы узган атнада булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 17 декабрендә кабул ителгән 1250нче номерлы карарын үтәү йөзеннән РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1нче частендә каралган административ хокук бозу кылган гражданин – Соломатин Т.А. турында мәгълүмат бастырабыз. Югарыда атап үтелгән затка 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 30 000 сум күләмендә административ штраф* билгеләнде.
*Җәза турындагы карар игълан ителгәннән яки чыгарылганнан соң 10 көн эчендә ТР Югары судына шикаять бирергә мөмкин.
Материал Чистай муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев