Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исемле стипендияләргә дүрт студент лаек булды

...

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, студентлар белән аралашу һәм алдынгыларга исемле стипендияләр тапшыру өчен, чираттагы тапкыр КАИ-КНИТУның «Восток» филиалында булды. Уку йортына ул муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә килде.

Аларны КАИ-КНИТУның административ тәэмин итү һәм үсеш буенча проректоры Эльвир Якупов һәм филиал директоры Илшат Мөхәммәтҗанов каршы алды.

Башта Олег Викторович студентлар һәм укытучылар белән илдәге вәзгыять турында фикерләре һәм карашлары белән уртаклашты, үзенең Ватаны белән горурлануы турында сөйләде. Парламентарий яшь буынга туган шәһәрләре, республика һәм илебез киләчәгенә үз өлешләрен кертү өчен күнекмәләрен һәм осталыкларын үстерүләрен теләде.

Аралашу барышында теләге булган һәркем кунакларга үзен борчыган сорауны бирә алды.

Очрашуның кульминациясе исемле стипендияләр тапшыру булды. Быел укудагы зур уңышлары һәм фәндәге казанышлары өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты

Олег Морозовның исемле стипендиясенә 4 студент лаек булды. Болар – «Приборлар төзү» юнәлешенең IV курс студентлары Анастасия Захарова һәм Андрей

Харин, «Приборлар төзү» юнәлешенең III курс студенты Светлана Тихонова, «Информатика һәм исәпләү техникасы» юнәлешенең III курс студенты Раил Минабетдинов.

Исегезгә төшерәбез, исемле стипендияләр 2020 елда расланган һәм семестрга бер мәртәбә иҗтимагый, уку һәм фәнни эшчәнлектә иң югары казанышларга ирешкән студентларга бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев