Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исеме җисеменә туры килгән

Дүртөйле авылында яшәүче 30 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган Гөлнәфис Хәсән кызы Мингалимова шушы көннәрдә генә үзенең матур юбилеен билгеләп узды. Аңа барлык авылдашлары исеменнән затлы бәйрәме 70 яшьлек юбилее уңаеннан иң изге теләкләребезне җиткерәсебез килә. Ул Гаделша авылы кызы. Әтисе Хәсән абый белән әнисе Бикә апаның дүртенче мәхәббәт җимеше булып туган бала.

 

Әнисе Бикә апа 26 яшеннән пар канаты Хәсән абыйдан тол калып ялгыз канат килеш 6 баланы: Шәүкәт, Наил, Равил, Гөлнәфис, Рәмзия, Гөлшат апаларны үстергән, укыткан, олы тормыш юлына озаткан, үз җилкәсендә күпме авырлык­лар күтәрсә дә, сынмаган, сыгылмаган. Тормыш иптәше Хәсән абыйдан калып 64 ел ялгыз гомер кичергән Бикә апаны без Тукай исемендәге колхозыбызда тәмле ашлар пешерүче буларак беләбез. Уңган-булган, чиста-пөхтә, бар әйбересе дә үз урынында, үтүкләнгән аның. Чын татар әбисе булып 6 баласының 16 оныгын үстерешергә дә булышкан ерак әби, зур әни булып, балалары, кияү-киленнәре, оныклары, туганнары, күршеләре, авылдашларыннан кадер-хөрмәт күреп, ихтирамлы кеше булып гомер итте ул.

Әти-әнисенең бөтен матур сыйфатлары күчкән Гөлнәфис апага. Гомере буена көләч йөзле булды, кайчан карасаң да, шат иде, кешеләр белән җылы мөгаләмәдә булып, кая гына эшләсә дә, изгелекле булды, һәркемгә дә хәленнән килгәнчә гел ярдәм итәргә тырыша иде.

Аллаһы Тәгалә аны Дүртөйле авылының матур гаиләсендә үскән, Минзакир абый белән Маһирә апа Мингалимовларның асыл улы Минзәки абый белән кавыштырды. Искиткеч киң холыклы, дөнья бәясе торырдай, бик тә ярдәмчел Минзәки абый белән 20 ел парлы гомер итеп өч бала: Гөлүсә, Фәрит, Илнарны тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына озаттылар. Инде 6 оныклары үсеп килә, алар барысы да зур әни дип өзелеп торалар. Кияү-киленнәре, кода-кодагыйлар белән дә гомер буе тату яшиләр алар. Минзәки абыйның гына гомере кыска булды. «Күркәм холыклы, бик ягымлы кеше иде минем киявем», – дип гел сагынып искә алды аны Бикә апа. Рухлары шат булсын, йә Раббым!

Минзәки абыйның туганнары белән әле дә кунакларга йөрешеп, ярдәмләшеп яшиләр.

Гөлнәфис апа ул берүзе Дүртөйле авылында бернинди уңайлы шартлар тудырылмаган биналарда авыл халкына 30 ел мәдәният хезмәте күрсәтте. Бу еллар эчендә күпме авыл советы рәисләре алышынды, барысы белән дә уртак тел табып, килешеп эшләделәр. «Мин аларның һәммәсенә дә рәхмәтлемен», – ди Гөлнәфис апа. Нуретдинова Тәскирә апа шушы авылның китапханәчесе буларак гомере буе Гөлнәфис апа белән дус булып, ярты сүздән аңлашып бәйрәмнәрне матур итеп үткәрә иделәр.

Алтын туйлар, Нәүрүз бәйрәмнәре, авылдашлар очрашулары, Сабантуйлар, санап бетергесез күпме бәйрәмнәрне оештырып, сайлау комиссияләрендә эшләгән, яшьлек белән ару-талуны да белмәгән, әле үз хезмәтенә өстәп урак өстендә зернотокка ашлык чистартырга, фермаларга вакытлыча гына булса да бозаулар карарга, сыерлар саварга, сарык­лар кыркырга да йөргән чакларны бүгенгегедәй яхшы хәтерли әле Гөлнәфис апа!

Гөлнәфис апа кебекләр турында моң чишмәсе диләр. Бертуганнары Наил абый, Шәүкәт абый бергәләшеп нинди матур итеп җырлый иделәр. «Әле хәзер дә тормышта сөенсәм дә, бераз гына борчылсам да, җыр белән юанам», – ди ул.. Әйе, җыр кешене юата, күңелдәге бөтен уйларны тарата бит ул. Юкка гына җырны музыкаль терапия димиләр.

Миңа да Гөлнәфис апа белән бер чорда эшләргә туры килде. Әнәс абый авыл советы рәисе иде. Әй күңелле дә, рәхәт тә, кызык та чаклар бар иде. Ярминкәләрдә мәш килеп катнаша идек. Нинди генә тәмле ризыклар пешерми идең син, Гөлнәфис апа. Гомер буе әниең Бикә апа кебек аш-суга да, кул эшләренә дә оста, уңган булдың.

Бу гомердә күпме бәйгеләр, тематик, музыкаль кичәләр, очрашулар, җыеннар булып узды. Бөтенесен дә тәртип белән, әкрен генә, беркем белән дә сүзгә килмичә, матур гына сөйләшеп, кирәк урынында энем, сеңелем дип мактап куеп, һәр эшен җиренә җиткереп намус белән үтәде. Кеше хезмәте кешегә берни түгел. Үзең эшләп карагач кына авырлыгын да, җиңеллеген дә беләсең. Шуңа да Гөлнәфис апа эшләү дәверендә үзенә нык ярдәм иткән авылдашларына, бигрәк тә өлкән буын кешеләренә, үзешчән сәнгатькә гашыйк дусларына, бер

бәйрәмне дә калдырмыйча үзенә игьтибар күрсәткән Әнәс Нургаяз улына, Фәрит Халит улына, Гаделша егете, хезмәттәше, гармунчы, җырчы Фәнис Хисмәтуллинга мәңге рәхмәтле. «Шулкадәр булыштылар, чакыруга төшеп җитәләр иде, мине мактап, күңелемне күтәреп кайтып китәләр иде, мең рәхмәт үзләренә, гаиләләренә», – дип барысына да теләк тели ул.

Гөлнәфис апа бүгенгесе көндә Рафаэль абыйны карап, тәрбия кылып тора.

Тәрәзә төпләре тулы гөлләре ел әйләнәсе шау чәчәктә, иртә яздан көзгә чаклы өй тирәсе гөлгә күмелә. Матурлыкка омтылып, гомере буена уңган, тырыш хезмәте белән гаиләсен, балаларын, оныкларын тәрбияләп, туганнары, коллегалары белән аралашып менә дигән итеп яши ул. Гөлнәфис апаның хезмәтен Хөкүмәтебез югары бәяләде. Күпсанлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары гаилә альбомы янында саклана «Иң мөһиме сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман байлыгы булсын», – ул.

Гүзәл Мусина, Гаделша авылы Мәдәният йорты методисты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев