Ирле-хатынлы Шведчиковлар: «Иң мөһиме – бер-береңне кадерләргә һәм хөрмәт итәргә»
Туй ул – һәрвакыт шатлыклы, истәлекле вакыйга.
Ә менә ярты гасыр бергә иңне-иңгә куеп, аңлашып, бер-берсен яратып яшәгән парларга карап тагын да соклану хисләре кичерәсең.
Татьяна Алексеевна һәм Владимир Федорович Шведчиковлар декабрь азагында бергә яшәүләренә 50 ел тулуны билгеләп үттеләр. Шушы гомер эчендә аларга күпне кичерергә, күп кенә уңышларга ирешергә туры килгән.
Матур традиция буенча әлеге парларны Никахлашу йортында котладылар. Бу көнне яшьләр өчен Мендельсон маршы яңгырады, моннан нәкъ 50 ел элек булган кебек алар балдаклар алмаштылар, Мактаулы юбилярларның истәлек китабына кул куйдылар.
Аларның кавышу тарихы да кызыклы гына. Нәкъ ярты гасыр элек Алабуга педагогия институтында гадәти булмаган җанлылык хөкем сөрә. Физмат егетләре спорт залына өстәлләр һәм урындыклар, лимонад белән тартмалар, музыкаль инструментлар, ә филфак кызлары салатлар, кабымлыклар белән кастрюльләр, савыт-сабалар, кулдан ясалган матур плакатлар ташый. Иҗади төркем исә фольклор образлары элементлары белән сценарийлар әзерлиләр. Партком кабинетында укытучылар һәм профком әгъзалары мебельләр күчерәләр – яшьләрнең никахларын теркәү һәм комсомол туе үткәрү өчен ЗАГС бүлеге җитәкчесен һәм шәһәр советы депутатын көтәләр.
Кәләш белән кияү яхшы укулары өстенә бик актив студентлар да булып исәпләнәләр. Владимир вузның гына түгел, хәтта шәһәрнең дә иң яхшы спортчыларының берсе була. Татьяна-факультетның комсомол оешмасы секретаре, миниатюралар театры «йолдызы».
Студентлар туе бик күңелле, уен-көлке, сюрпризлар белән үтә. Әмма туйдан соң барлык кунаклар белән бергә спорт залын тәртипкә китерергә туры килә, чөнки алдагы көндә биредә спорт ярышлары үтә.
Алдагы көндә туй Шведчиковларның зур, кунакчыл өендә дәвам итә, бирегә яшьләрнең туганнары җыела. Владимир белән Татьяна шундый онытылмас мизгелләр бүләк иткәннәре өчен дусларына һәм туганнарына гомер буе рәхмәтле булып калалар.
Аларның тормышында охшаш нәрсәләр күп булуы кызыклы гына. Яшьләрнең икесенең дә әтиләре фронтовиклар, сугыштан яраланып кайтканнар, сугышчан бүләкләре дә шактый, икесе дә мәктәптә хәрби хезмәт һәм физкультура дәресләре укыттылар, килен белән кәләшнең кайгыртучан, эшчән әниләренең исемнәре дә бертөсле. Евдокия Ильиничнаның берсе укытучы, икенчесе шәфкать туташы була. Әти-әниләре балаларына иң яхшы сыйфатларын биргәннәр.
– Үзенең шатлык-борчулары, мәшәкатьләре белән гаилә тормышыбыз башланганда безнең үрнәк алырлык, тигезләнерлек кешеләребез бар иде, – дип сөйли Татьяна Алексеевна.
10 айдан соң гаиләдә Костя туа, 1976 елда исә Дима дөньяга килә.
Ирле-хатынлы Шведчиковларны шәһәрдә яхшы укытучылар, мәктәп директоры буларак беләләр. Владимир Федорович мәгариф системасында кырык елдан артык эшли, югары категорияле җитәкче булды.Татьяна Алексеевнаны 10 ел педагогик стажы белән партиянең шәһәр комитетына эшкә алалар, аннары ул социаль яклау бүлеген оештыра.
Бергә яши башлаганда аларның югары белем турында дипломнан башка бернәрсәләре дә булмый, шуңа күрә яшьләргә тормыш алып барулары җиңел бирелми. Алар кеше фатирында, аннары ике балалары белән 11 квадрат метрлы фатирда яшиләр, янгын да кичерәләр.
Яшьләргә, аеруча Владимир Федоровичка күп эшләргә туры килә. Ул студент елларыннан ук төзелеш отрядларында эшләп чыныгу ала, булдыклы, эшчән егет була. Төзелеш буенча берничә белгечлек тә үзләштерә. Укытучыларның чираттагы озын яллары аңа хезмәттәшләре белән бергәләп акча эшләү мөмкинлеге бирә. Алар колхозларда-совхозларда объектларны ремонтлыйлар. Шулай итеп, гаиләсен тәэмин итеп тора ул. Соңрак шәһәр Шведчиковларга өч бүлмәле фатир да бирә. Әмма бернинди муллык та гаиләдәге татулыкны, җылылыкны, балалар, әти-әниләр турында кайгыртучанлыкны алыштыра алмый билгеле.
Беренче карашка алар икесе ике кеше кебек. Владимир Федорович җир, бакча ярата, бик теләп балык тота, урманда җиләк һәм гөмбә җыя, Чистайда яши башлаганнан бирле волейбол төркеменә (хәзер ул ветераннарныкы) йөри. Татьяна Алексеевна җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә, «Чистайлыларның үлемсез полкы»н җитәкли, өйдә тәртип урнаштырырга һәм тәмле ризыклар пешерергә ярата. Гомумән алганда, алар бербөтен: аларга хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, эчкерсезлек, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килү кебек сыйфатлар хас.
Әлеге сыйфатларны алар үзләренең балаларында да тәрбияләделәр. Улларының да гаиләләре тәртипле, хезмәт сөючән. Владимир Федорович белән Татьяна Алексеевнаның дүрт оныклары бар.
Шведчиковларның үз гомерләрендә утырткан агачлары аз түгел. Әмма алтмыш яшьтән узганда ата-ана йортында өй салырга һәркем дә булдыра алмый. Ә менә алар моны да булдырган!
– Киңәш һәм эш белән ярдәм иткән элеккеге укучыларыма, дусларга зур рәхмәт, – дип билгеләп үтә Владимир Федорович.
Минем озын тату матур яшәүнең сере нидә дигәнемә алар бертавыштан:
– Иң мөһиме – үз парыңны яратырга һәм хөрмәт итәргә, бер-береңә юл куярга, теләсә нинди ситуацияләрдә уртак тел таба белергә, бер юнәлештә булырга, гаиләң өчен җаваплылык тоярга, – дип җавап бирделәр. Намуслы хезмәтләре, җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен алар күп кенә дәүләт һәм ведомстводан тыш бүләкләргә лаек булганнар. Әмма 2019 елда Республика көне алдыннан Казан Кремлендә иң яхшы парларны кабул итүдә Татарстан Президенты һәм аның хәләл җефете тапшырган «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» Россия медале һәм эксклюзив бокаллар аерым урын алып тора.
– Без әлеге бокалларның чын гаилә ядкаре булып саклануын, гаилә бәйрәмнәре, туйлар, юбилейлар уздырганда оныкларыбызның, оныкчыкларыбызның да шулардан эчүләрен телибез,– диләр алар.
Владимир Федорович һәм Татьяна Алексеевна менә нинди традиция булдырганнар! Шулай итеп, алар күпме җылы хатирәләр һәм мизгелләрне саклаячак!
Шведчиковлар гаиләсе – яңа тормыш башларга җыенган яшьләр өчен менә дигән үрнәк. Владимир Федорович һәм Татьяна Алексеевна өчен мәхәббәт, тугрылык һәм үзара хөрмәт алар тормышында төп терәк булып кала.
Юбилярларны алтын туйлары белән тәбрик итәбез, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, балаларының һәм оныкларының да алар үрнәгендә яшәүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев