Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җир кешесе нәкъ шундый була!

Таң беленеп кенә килә әле, Җир кешесе инде аякта. Кояш нуры белән кул кысыша, Җил хәбәрен тыңлый кайчакта...

Авылның язмышы, аның көнкүреше, анда яшәүче кешеләргә барып тоташа. Чыннан да, уйлый калсаң – шулай. Үз эшләренә бар булмышы, күңелләре белән бирелгән, хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарган, гомер буе яраткан һөнәрләренә тугры булган кешеләр бит алар, авылым халкы! Бүген күп еллар «Акбулат» хуҗалыгында алдынгы механизатор булган, әлеге мизгелләрдә дә басу-кырларда фидакарь хезмәт куючы Фәсих Нуримановның хезмәт юлына тукталып китәрбез.

Чистай районы, Акбулат авылында туып, шушы авылның чишмә суларын эчеп үскән Фәсих Әсхәт улын язмыш авыл тормышы өчен яраткан, күрәсең. Әтисе Әсхәт Нуримановның гомере буе авылда яшәп, механизатор, чын җир кешесе булып эшләве, яшәве дә Фәсих абыйга йогынты ясамыйча калмагандыр.

Шәһәр тормышына нигә­дер кызыкмадым. Әти белән әни гомере буе шушы авылда яшәп, эшләгән кешеләр. Без, өч бертуган: өлкән абыебыз, мин һәм сеңлебез аларның сукмагыннан киттек, авылда төпләнеп калдык. Абый белән авыл хуҗалыгы тармагында һөнәр сайладык, –дип сөйли Фәсих Нуриманов.

Мәктәп бусагасын атлап чыгу белән, Фәсих абый армия сафларына алына. Анда да техникадан аерылып тормый. Механик булып, машиналар тирәсендә кайнаша, үз хезмәтен анда да күнегелгәнчә, җиренә җиткереп башкара. Хәрби хезмәтен үтәп, туган якларга кайтканнан соң, хуҗалык кырларында иген үстерергә керешә, урып-җыю чорында комбайнда эшли. Аннан, тракторына утырып, басу-кырлар сөрүдә, сукалауда хезмәт куя. Нинди генә техникага утырса да, аны биш бармагы кебек белә. Эшендә тырышып эшләве, пөхтәлеге, төгәллеге, техниканы яратып,саклап тота белүе белән аерылып тора Фәсих абый. Эшләү дәверендә, ел саен диярлек аның исеме телдән төшми, район Сабантуйларында да аны кыр батыры буларак билгелиләр.

Фәсих абый әтисе эзеннән киткән, шактый авыр, җаваплы эшен яратып башкара, күңел биреп эшли һәм үзен башка һөнәр иясе итеп күз алдына китерә алмый:

Төп эшем, күңелгә ятканы менә шул инде – җирдә эшләү. Яңадан яшәргә туры килсә дә, башка тормышны сайламас идем. Авылымны, сайлаган һөнәремне бернигә дә алыштырасы килми инде хәзер, – дип дәвам итте ул.

Фәсих абыйның әлеге сүз­лә­рен янә бер сокланып тың­лыйсың. Туган авылын чын күңелдән яратучы җир кешесе шундый буладыр ул.

Зилә Нуриманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев