Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ир-атны ике кешене үтерергә теләүдә гаеплиләр

Рәшәткә артына Чистай районында яшәүчене яптылар. Ул алдан тикшерү органнары тарафыннан ике кешене үтерергә теләүдә гаепләнә.

Чистай шәһәр суды аны сак астына алу турында карар чыгарды. Бу хакта җентекләп судья ярдәмчесе Альбина Вафина сөйли.

— Район авылларының берсендә яшәүче гражданин З. үзенең танышлары белән спиртлы эчемлекләр эчә. Танышлар арасында ызгыш килеп чыга. Гаепләнүче ир-атларның берсенә — күкрәк турысына, икенчесенең корсак өлешенә пычак белән кадый, — дип сөйли Альбина Ирек кызы.

Суд утырышы барышында гражданин З. судка хәтле өйдән чыкмау шарты белән генә җәза бирүләрен сорады. Әмма суд аны тикшерү эшләре барышында да сак астына алырга дигән карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев