Йөзүчеләрнең яңа җиңүләре
22 октябрьдә Әлмәттә 2007-2015нче елларда туган спортчылар арасында йөзү буенча «Алтын көз» ачык беренчелек булды.
Ярышларда Татарстанның төрле шәһәрләреннән 400дән артык спортчы катнашты. Чистайны «Лидер» спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. Аларның нәтиҗәләре буенча безнең спортчыларыбыз призлы урыннар алдылар.
Ризван Гыйниятов ирекле стиль, комплекслы йөзүдә 100 метрлы дистанцияне ике тапкыр яулады. Әмир Кадыйров аркада йөзүдә 50 метр дистанциядә алда барды. Ростислав Дарьин комплекслы йөзүдә 100 метрлы дистанциядә – беренче, ирекле стиль белән йөзүдә икенче булды.
Рәсил Гыйниятов шул ук ераклыкка аркада йөзүдә алда барды, комплекслы йөзүдә икенче булды. Ева Титова 200 метрлы дистанциядә комплекслы йөзүдә беренче урынны алды.
100 метрлы дистанциядә Данис Җамалетдинов (комплекслы йөзү), Валерия Сальникова һәм Нияз Зарипов (аркада йөзү), Георгий Матвеев (ирекле стиль) өченче урыннарны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев