Йортта янгын сүндергеч: ни өчен беренче 15 минут гомерне һәм мөлкәтне саклап кала ала
Теләсә кайсы йорт хуҗасының иң зур куркуларыннан берсе – янгын. Ут күчемсез милекне һәм барлык тупланган мөлкәтне санаулы минутларда юк итәргә сәләтле. Ләкин аңа дөрес каршы торсаң, бәлане булдырмыйча калырга да мөмкин
Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә дөрес оештырылган янгыннан саклану һәм яшәүчеләрнең төгәл гамәлләре коткарылу мөмкинлекләрен күп тапкырга арттыра, дип искәртәләр.
– Янгын чыккан вакытта, әлбәттә, янгын сүндерүчеләргә шалтыратырга кирәк. Әмма шуны истә тоту зарур: янгынның беренче 10-15 минуты аеруча мөһим санала. Бу вакытта, янгын зур булмаса, аны янгын сүндергеч ярдәмендә сүндерергә мөмкин әле, – дип аңлата бүлекнең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин. – Шуңа күрә һәр йортта яисә фатирда кичекмәстән файдаланырга әзер торган берничә янгын сүндергеч булырга тиеш.
Белгеч сүзләренә караганда, янгын сүндергечләр арасындагы төп аерма – ялкынны сүндерүче матдә тибында. Көнкүреш шартлары өчен экспертлар өч төп төрне тәкъдим итә:
порошоклы – универсаль, күпчелек материалларны һәм электр җайланмаларын сүндерү өчен яраклы;
һава-күбекле – каты матдәләр һәм янучан сыеклыклар януга каршы нәтиҗәле;
углекислоталылар – электр приборларын сүндергәндә алыштыргысыз, эз калдырмыйлар.
Өйдә янгын сүндергеч булу – тәкъдим генә түгел, ә иминлегегезне һәм милекне саклауның төп чарасы. Җайланманы сатып алу гына түгел, ә аның яраклылык срогын даими тикшерергә, шулай ук аңардан ничек файдаланырга икәнен белергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев