Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йортлар сөйли: II гильдия сәүдәгәре Хәбибулла Җаббаров

Чистай буйлап йөргәндә күп кенә борынгы йортларны һәм корылмаларны күрергә мөмкин. Һәр йорт үзенең хуҗаларын белә һәм үзенчәлекле тарихын искә төшереп тора…

Бүген без татар сәүдәгәре Хәбибулла Җаббаровның торак йортында булырбыз. Ул Иске Татар бистәсе территориясендә, Вахит урамы 23нче йортта урнашкан.
II гильдия сәүдәгәре Хәби­булла Җаббар улы Җаббаровның торак йорты 1нче Татар урамы һәм Журавлев тыкрыгы почмагын били (хәзер Вахит-Бебель). Утарның территориясе зур булмый, 1нче Татар урамы буйлап 10 сажин (21,3 м) һәм йорт эченә таба 11 сажин (23,5 м) били. «1900 елда Чистай шәһәрендә күчемсез милек хуҗаларының исемлеге» буенча Җаббаровның җир участогында 13 корылма исәпләнә. Алар арасында ике катлы ярымташ йорт, мунча белән таштан келәт, ат абзары, амбарлар, лапас, сарайлар, утынлык һәм башкалар. Өйгә сул яктан бүрәнәдән ясалган болдыр, ә арткы якка бакалея товарларын саклау өчен сарай белән амбар төзелгән.
Йорт 1875-1880 елларда шәһәр архитекторы М.Осипов проекты буенча төзелгән. Аның беренче хуҗасы Чистай мещаны Фәсхетдин Шәрыйпов була.
Йортның гомуми мәйданы 203, 4 метр тәшкил итә. Икенче кат ике бүлмәгә һәм кухняга бүленгән. Исемлектә күренгәнчә, өске өлешне хуҗа үзе биләгән. Биналар тыйнак кына бизәкләнгән — буялган идән һәм агартылган түшәм, ә диварлар һәм мичләр штукатурланган һәм буялган була. Кухняда диварлар коры буяу белән ике төскә буялган. Беренче катта зур бүлмә һәм кухня урнашкан. Биредә сәүдәгәрнең хезмәтчеләре яшәгән. Беренче каттагы биналар бөтенләй бизәкләнмәгән, бары идән һәм түшәм генә буялган була. Әлеге утарның бизәкле корылмаларының берсе булып келәт кенә безнең көннәргә кадәр могҗиза белән сакланып калган. Аны хуҗа Базар урамындагы (Архангельская, хәзер Ленин урамы) кибете өчен товарлар склады буларак файдаланган.
1900 елда Хәбибулла Җабба­ров мещан Гобәйдулла Вахитов­тан күрше агач өйне сатып ала (ул безнең көннәргә кадәр сакланмаган). Шулай итеп, II гасыр башында 1нче Татар урамында күп хуҗалык биналары һәм складлары белән ике йорт аның карамагында булган. 1916 елда Архангельская (Базар) урамында Җаббаровлар «Советник коммерциясенең мирасчылары» (Ленин урамы, 65) сәүдә үзәгеннән 50 000 сумга өй белән йорт урынының бер өлешен сатып алганнар.

Җаббаровларның нәселе Чистай мещаннарыннан килеп чыга. Фамилиясе Хәбибулла әтисеннән — Әхмәр Шабановның улы Габдулҗаббар Әхмәров исеменнән алына. 1834 елдагы язулар буенча Әхмәр Шабанов гаиләсендә хатыны Сәгыйдә, Габдулҗаббар һәм Габдулкаюм, кызлары Гарифә һәм Гафифә күрсәтелгән. 1858 елга мәгълүматлар буен­ча, Чистай мещаннары исемлегендә Габдулҗаббар Әхмәров, аның әнисе Сәгыйдә, хатыны Хөсниҗамал, улы Хәйбулла (Хәбибулла), кызлары Бибигасыймә, Бибифәридә, бертуганнар Габдулкаюм һәм Хөснетдин бар (1858 елда хәрби хезмәткә чакырыла).

Хәбибулла Габдулҗаббаров сәүдә эшчәнлеген 1875 елда галантерея кибете ачылганнан соң башлый.
1909 елның 17 июлендә Җаббаровлар «Хәбибулла Җаббаров үзенең уллары белән Чистайда» Сәүдә йорты исеме астында шәхси фирмаларын теркиләр.
Предприятие нигезенә уллары Галиулла һәм Вәлиулла Җаббаровлар арасында тигез итеп бүленгән 10000 сум күләмендә капитал салына. Бертуганнар күпләп һәм вак­лап сату буенча канцелярия әйберләре, инә-галантерея, парфюмерия һәм мануфактура белән сату итәләр. Шулай ук җитен әйберләрен эшкәрткәннән калган әйбер­ләрне, иске резина галошларны, бияләйләрне һәм чүпрәкләрне сатып алу һәм сату эшләрен башкаралар. Гаиләнең еллык әйләнеше 20 000 сум тәшкил итә.
Җаббаровларның сәүдә йорты башка татар фирмалары белән беррәттән «Экспорт сәүдә Чистай ширкәте» оештыручысы булып тора (1915 ел). Гаилә предприятиесенең соңгы хуҗасы Зәбиулла Җаббаров (1917 ел).

Юлия Гаврилова, Шәһәр тарихы музееның өлкән фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев