Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йортлар ни сөйли: шәһәребезнең беренче мәхәллә мәчете имамы Мөхәммәтнәҗип Әмирхановның утары

Безнең шәһәрдә берничә йөз еллар элек төзелгән борынгы йортлар күп. Аларның һәрберсенең үзенчәлекле тарихы бар…

Безнең шәһәрдә берничә йөз еллар элек төзелгән борынгы йортлар күп. Аларның һәрберсенең үзенчәлекле тарихы бар…
Бүген без сезгә шуларның берсе — Урицкий урамында 109, 111 нче йортта урнашкан утар һәм аның хуҗасы — шәһәрнең беренче мәхәлләсе имамы Мөхәммәтнәҗип Хөсәен улы Әмирханов турында сөйлибез. Ике катлы ярымташ бу йорт XIX гасыр азагында төзелә. 1900 елдан соңгы күчемсез мөлкәтләр исемлегендә күрсәтелгәнчә, икенче каты юка такталар белән тышланган була. Уң яктан торакка зур булмаган такта өйалды һәм өйалды баскычы тоташтырылган. Йортның интерьеры тыйнак кына — диварлар штукатурланган һәм обойлар ябыштырылган, идән һәм түшәм буялган. Беренче катта бер бүлмә, кухня һәм алгы бүлмә. Икенче катта өч бүлмә һәм ике алгы бүлмә.
Йортның уң ягында керү капкалары һәм гомуми йорт алды. Йорт алды территориясе икегә бүленгән. Алгы өлешендә мунча, баз, тавык­лар абзары һәм терәкләрдә бүрәнәдән ясалган амбарлар төзелгән. Амбарлар аша үтәли юл бар, аның артында ике аранлы атлар абзары, печәнлек һәм сыер абзары. Амбарларны төрле вакытларда татар икмәк сатучылары арендага алган, ә 1899 елдан аны аена 10 сум түләп сәүдәгәр Сәләхетдин Ваһапов биләп торган. Мулланың гаиләсе бик ишле булу сәбәпле, XX гасыр башында утар территориясе киңәйтелә. Төп йорттан сул якта аерым таш йорт төзелә. Төп һәм аерым йорт арасында бизәкле, аркалы капкалар барлыкка килә. Алар биредәге торак корылмаларны бердәм ансамбльгә берләштерәләр.
Сүз дә юк, Әмирхановлар йортында күп кенә танылган татар мәгърифәтчеләре, дини һәм җәмәгать эшлеклеләре: Гаяз Исхакый, Гариф Бадамшин, Ибраһим Камалов һәм башкалар була. Язучы Фатих Әмирханның Чистайга даими килүе турында профессор И. З. Нуруллин үзенең «Фатих Әмирхан» дип аталган китабында да яза:

«Һәр ел саен диярлек Зариф хәзрәт үзенең гаиләсе белән пароходта Чистайга кече туганы Мөхәммәтнәҗипкә кунакка килә иде. Мөхәммәтнәҗип ул вакытта мәхәллә имамы һәм шактый зур булган мәдрәсәне җитәкли, анда өлкән мөгаллим була. Ул дәүләт түрәләренә бик күп мәшәкатьләр тудыра. Шәһәрнең алдынгы карашлы җәмәгать эшлеклеләренең берсе була, патша сакчыларының күзәтүе астында тора. 1906 елның декабрендә Нәҗип Әмирханов Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек белән бәйле рәвештә шәһәрлеләрне җыелыш үткәрергә оештыруы өчен кулга алына».

Чистай исправнигы Илев­­ский боерыгы буенча Мөхәммәт­нәҗип Әмирханов өендә тентү үткәрелә. Тентү барышында «Тулы властьлы Дәүләт Думасы» дип исемләнгән татар телендә легаль булмаган эчтәлекле прок­ламация һәм брошюра табыла. Шулар нигезендә ул Чистай өяз төрмәсенә ябыла.
Тикшерү беркетмәләреннән күренгәнчә, мулла Әмирханов социал-революционерларның хөкүмәткә каршы партиясенә кергән, Гариф Бадамшин белән дус булган һәм аның белән татарлар арасында агитация эшләре алып барган. Аңа полиция күзәтүе астында өч елга Россиянең төньяк губерналарының берсенә җибәрү яный. Әмма Казан округ суды җинаять эше кузгатырга нигез юк дип саный, шулай итеп Мөхәммәтнәҗип Әмирханов 1907 елның 13 февралендә азат ителә. Азат ителгәннән соң ул үзенең дини эшчәнлегенә кайта. Үзенең вафатына, 1921 елга кадәр ул мәхәллә белән җитәкчелек итә.

Мөхәммәтнәҗип Хөсәен улы Әмирханов (1859-1921) Чистайның беренче мәхәллә мәчете ишаны Мөхәммәтзакир әл-Чиставиның (Мөхәммәтзакир Габделваһаб улы Мөхәммәткамалов) кияве һәм аның варисы. Аның Оренбург мөселман дини җыелышы тарафыннан бирелгән имам-хатыйб, мөдәррис исемнәре була. Чистайга билгеләнгәнче Нәҗип Әмирханов Казанда «Иске Таш» мәчетендә мулла вазифасын башкарган.

Ислам диненә хезмәт итүчеләрнең борынгы династиясеннән буларак, ул Чистайда үз гаиләсенең яхшы традицияләрен, педагогик һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген дәвам итә. Мәхәлләдә яңа методлы белем бирүне раслый. Аның инициативасы буенча 1911 елда яңа методлы «Әмирхания» мәдрәсәсе ачыла. Замандашлары фикеренчә, ул зур популярлык белән файдаланылган. Анда аның хәләл җефете Камиләтенниса Әмирханова җитәкчелек иткән һәм
белем биргән.
Юлия Гаврилова, шәһәр тарихы музее өлкән фәнни хезмәткәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев