Йортлар ни сөйли: Әхмәтвафа Бикушев — Мөхәммәтгали Сибиряковның утары
Утар Казан архитекторлары проектлаган торак, сәүдә һәм производство корылмалары комплексы буларак кызыклы
Без шәһәребезнең сәүдә утарларының һәм аларның хуҗалары тарихы буенча сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген сүзебез — Тукай урамы 54 һәм 54а адресы буенча урнашкан Әхмәтвафа Бикушев — Мөхәммәтгали Сибиряков утары турында.
Ике катлы таш йорт 1887 елда бай татар мещаны Әхмәтвафа Билал улы Бикушев өчен 2нче Татар (хәзерге Тукай урамы) һәм Больничная (хәзерге Нариман урамы) кисешкән җирдә, Чистайның беренче өлешендә төзелгән. Йортның проекты беренче катта кечкенә генә сабын кайнату заводы урнаштыруны күздә тоткан. Сабын кайнату Бикушевлар нәселенең гаилә предприятиесе булган.
Әлеге утар Казан архитекторлары Лев Казимир улы Хрщонович һәм Иван Генрихович Невинский тарафыннан проектланган торак, сәүдә һәм производство корылмалары комплексы буларак кызыклы. Шулай итеп, 1900 елдан соңгы күчемсез милекләр исемлегендә җир участогында 14 корылма саналган. Йортның арткы өлешенә бер-бер артлы амбарлар, келәтләр, баз белән печәнлек лапаслары төзелгән. Йортның арткы өлешендә бакча һәм хуҗалык мунчасы бар. Йорттан уң якта таш сәүдә кибете сакланган, аның артыннан исә кайчандыр бер-бер артлы агач сарайлар төзелеп киткән булган.
Мещан Бикушевлар нәселе Чистайда XX гасыр башыннан билгеле. Әхмәтвафаның әтисе — Билал Бикушев (1817 -?) үзенең хатыны Әмибәян, әнисе Зөләйха һәм туганы Аипның гаиләсе белән XX гасырның беренче яртысында Чистай мещанлыгына кабул ителә. Ревизия мәгълүматлары буенча, 1834 елда Билал Бикушевның гаиләсендә Әхмәтвәли (1854 елда рекрутка китә), Әхмәтшәриф, Әхмәтвафа исемле ир балалар (йорт хуҗасы) һәм Бибигалимә, Бибихәнифә, Бибибгарифә исемле кыз балалар була.
XX гасыр башында Әхмәтвафа Бикушевның мирасчылары гаилә утарын саталар.1900 елда йортның хуҗасы итеп II гильдия указы мулласы итеп Мөхәммәтгали Гобәйдулла улы Сибиряков күрсәтелә.
Мөхәммәтгали Сибиряков Казанда, Чистайда һәм Казан губерасының башка шәһәрләрендә мануфактура һәм бакалея товарлары белән сәүдә итә, тире һәм йон сатып алу белән шөгыльләнә. Җәмәгать корпусында (шәһәр мәйданында Кунак йорты бинасында) ул кәгазь мануфактурасы белән ваклап сату өчен бинаны арендага ала. 1912 елда Казанда сәүдәгәрнең мирасчысы булып тулы хезмәттәшлек төрендә «Сибиряковлар» сәүдә йортына нигез салына. Капитал — 8 мең сум. Эшчәнлек төре — мануфактура һәм бакалея сәүдәсе.
А.Бикушев — М.Сибиряков йорты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2018 елның 29 июнендәге 718нче номерлы приказы нигезендә ачыкланган объектлар (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) исемлегенә кертелгән.
Юлия Гаврилова, шәһәребез тарихы музееның өлкән фәнни хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев