Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөрәк җылыбызны кушып

Бүген беребезнең дә күңеле тыныч түгел. Украинада барган канлы вакыйгаларга беркем дә битараф кала алмый.

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең бәгырь җимешләре өчен ут йотып торучы әниләре, тормыш иптәшләре, балалары белән бергә, барыбыз да илебезгә тиз арада тынычлык килүен, батырларыбызның исән-имин булып туган якларына кайтуларын көтәбез.

Һәммәбезнең күңелендә ничек тә аларга ярдәм итү теләге яши. Күңелемә сугышчы ир-егетләребезгә токмачлар ясап җибәрү уе килгәч, иң башта аны хезмәттәшләремә җиткердем. Алар бертавыштан хупладылар. Бергәләшеп, без — мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, сугышчыларыбызга өй токмачы ясап җибәрү тәкъдиме белән чыктык. Авылыбыз хуҗабикәләре бу тәкъдимебезне бик теләп кабул иттеләр.

Менә шулай итеп, Мәдәният йортыбызда Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм йөзеннән авылыбыз хуҗабикәләре белән токмач кисү оештырылды. Бар догаларын укый-укый, изге теләкләрен тели-тели, чын йөрәктән тырышты авылдашларым. Өйләрендә кисеп, әзерләп китерүчеләр дә бик күп булды. Барысының да теләкләре бер — сугышчыларыбыз шушы токмачларыбыздан авыз итеп, өй җылысын тойсыннар, көч-куәт алсыннар, алар турында кайгыртуыбызны тоеп шатлансыннар! Шушы изге эштә катнашкан барлык авылдашларыбызга чиксез рәхмәтләребезне житкерәбез. Бер кеше дә битараф калмыйча, бик теләп катнаштылар. Авылыбыз халкы бик актив, тагын нәрсә эшләргә дип кенә торалар. Мәчет әһелләре токмачларны тутырып җибәрергә контейнерлар алып кайтты. Авыл җирлеге Советы да ярдәм итте. Эшләгән изгелекләрегез, куйган хезмәтегезнең әҗер-саваплары үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Токмачларыбызны сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм ташучы, волонтер Айрат Хамматовка тапшырдык, ул аларны ил сагындагы егетләребезгә илтәчәк. Бар йөрәк җылыбызны биреп әзерләгән ризыкларыбыз тиешле урыннарына барып житеп, егетләребезгә туган өй җылысын тоеп авыз итәргә насыйп булсын, көч-куәт өстәсен. Бу ярдәмебез соңгысы булмас иншАллаһ. Барыбыз да сугыш афәтләре тизрәк бетсен дигән теләктә калабыз.

Люзия Габитова, Татар Сарсазы Мәдәният йорты режиссеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев