Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Йолдызлык» үренә менәргә авыр, әмма җиңү татлырак!»

«Яңа буын» студиясенең яшь җырчылары Татарстанны яуладылар

 «Уникс» мәдәни-спорт комплексында «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр фестиваленең гала-концерты булды.

Суперфинал вакытында сәхнәдә Татарстанның төрле районнарыннан 5500 талантлы бала чыгыш ясады. Гала концертка исә яхшылардан да яхшы булган 1300 бала эләкте. Тамашачыларга 39 вокаль һәм хореографик номерлар тәкъдим ителде. Башка шәһәрләрдән килгән катнашучылар арасында «Яңа буын»нан Чистай малайлары һәм кызлары да чыгыш ясады.

Без әлеге вокаль студиясен оештыручы Анфиса Елисеева белән әңгәмә кордык.

– Үзегезнең һөнәрегез турында сөйләгез әле. Вокаль буенча педагог нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Вокалчы эше – җиңел хезмәт түгел, ул психология белән тыгыз бәйләнгән, чөнки һәр балага аерым якын килергә кирәк. Репертуар тавыш темб­рыннан чыгып кына түгел, баланың холкыннан чыгып та сайлана. Әмма педагогның эшендә иң мөһиме – балаларга, үз эшеңә чиксез мәхәббәт.

– Җырларга өйрәнү өчен күпме дәрес үткәрергә кирәк?

– Теләсә кайсы эшнең нәтиҗәсе бар, кемгәдер күбрәк, кемгәдер азрак вакыт кирәк. Үзеңнең вокаль сәләтеңне мөмкинлекләреңне ача барып камилләштерергә мөмкин.

– Вокаль белән кайсы яшьтән шөгыльләнә башларга мөмкин?

– Кеше никадәр иртәрәк җырлый башласа, шуның кадәр яхшырак. Гадәттә, балаларда оялу һәм курку дигән нәрсә юк, шуңа күрә аларга үсмер яисә өлкән кешеләргә караганда сәхнәгә ияләшү җиңелрәк.

– Үз тормышын җыр белән бәйләргә теләгән укучыларыгыз бармы?

– Минем үз иҗатларын ташламаган һәм әлеге тармакта укуларын дәвам итүче чыгарылыш укучыларым бар. Мәсәлән, Анас­тасия Семенова бюджетта театр сәнгатенең дәүләт институтында Мәскәүдә белем ала, аңа җыр күнекмәләре анда нык ярдәм итә, – дип уртаклашты педагог. – Шулай ук чыгарылыш укучылары безнең Татарстанда, музыка көллиятләрендә дә белем алалар. Быел Казан дәүләт мәдәният институтына үземнең менә дигән укучымны, Чистайның яраткан җырчысы Анастасия Аникинаны әзерлим.

–Укучыларыгызның уңыш­лары турында сөйләгез әле.

– Кемдер миндә 6 елдан артык шөгыльләнә, кемдер күптән түгел генә килде, әмма чын-чынлап барысы да минем белән иҗат итүләре белән бәхетле. Вокаль студиянең кече яшьтәге катнашучылары Шаян ТВ телеканалында бик еш катнашалар (татар телендә балалар каналы). «Созвездие-Йолдызлык» безнең өчен олимпиада! Үргә менүләре бик авыр, шуңа күрә җиңү дә тәмлерәк!

Быел безнең ансамбль фестивальдә беренче тапкыр чыгыш ясады һәм шунда ук жюриның мәхәббәтен яулады. Без беренче урынга лаек булдык. Үземнең укучыларымның күзләрендә моның хәтле шатлык очкыннары күргәнем юк иде әле! 1 июньдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аппаратында «Йолдызлык»та җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Биредә балаларга һәм педагог­ларга Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән стипендияләр һәм акчалата премияләр тапшырылачак.

Солистлар да үзләрен менә дигән итеп күрсәтте. Александр Пьянов, Катерина Баранова һәм Олеся Ермакова «Вокал-соло» номинациясендә өченче урынны алдылар. 5 мең ярым бала арасында призлы урыннар алу – бу бик мактаулы. Без үзебезнең җиңүебез белән горурланабыз. Мин балаларга алга гына баруларын, гадел, киң күңелле, мәрхәмәтле булуларын, һәрвакытта да күңелләрен төшермәүләрен телим, шул вакытта аларны бүләкләре, һичшиксез, табачак!

Без яшь башкаручылардан үзләренең иҗади тормышлары, репертуарлары, җиңүләре һәм хыяллары турында сораштык.

Катерина Баранова:

– Әти-әнием белән музыка инструментлары кибетенә баргач, синтезатор күреп, аннан башка өйгә кайтмыйм диеп әйткән вакытта миңа бары 4 яшь кенә иде әле. Ә 5 яшьтә мин музыка мәктәбенә килдем, быел аны тәмамлыйм (анда 9 ел белем алдым). Минем казанышларым күп. Күптән түгел генә Алабуга сәнгать көллиятендә конкурс­та катнаштым, 2нче урын яуладым һәм анда имтиханнарсыз ташламалы кабул ителүгә сертификат алдым. Өч тапкыр «Голос»та катнаштым, кызганычка каршы, 2 этапны гына уза алдым. ТР Президентының дәүләт стипендиясенә лаек булдым.

Мин «Йолдызлык»та сигезенче тапкыр катнашам. Биредә күп дуслар таптым. Бу минем яраткан конкурсым. Быел мин «Проснись и пой» һәм «Качает, качает» җырларын башкардым. Эстрада-дҗаз композицияләрен чит телләрдә башкарырга яратам. Киләчәктә мин Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга керергә телим һәм үз белемнәремне киләчәк буынга тапшыру өчен вокаль буенча профессиональ укытучы буласым килә.

Александр Пьянов:

– Әнием әйтүенчә, мин сөйләшә башлаганчы ук җырлый башлаганмын. Минем иҗади тарихым балалар бакчасында ук башланган. Сәләтемне исә музыка буенча педагог Анна Александровна Никитина ачты. Аның ярдәме белән мин беренче тапкыр «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнаштым. Балалар бакчасыннан соң мин хәзерге укытучым Анфиса Анатольевна Елисеевада шөгыльләнә башладым. Без аның белән бер дулкында. Холкым, темпераментым буенча ул миңа җырлар сайлый. Без күп вакытыбызны тамашачыга тыңларга гына түгел, карарга да кызыклы булсын дип номер әзерләүгә багышлыйбыз. Нигездә мин тамашачны елмаерга, кәефен күтәрергә мәҗбүр итүче җырлар җырлыйм. Берничә көн элек без суперфиналга килдек, биредә «Гришины родители» һәм «Что такое счастье»дигән җырлар башкардым. Минем бүләкләрем арасында әлеге фестивальдән шулай ук «Артистизм өчен» дигән махсус призым, икенче, өченче урыннарым бар, беренче урын гына җитми. Киләчәктә тырышачакбыз!

Олеся Ермакова:

– Мин музыканы һәрвакыт яраттым. Балалар бакчасында утренникларда җырлый идем. 6 яшемдә София Гобәйдуллина исемендәге сәнгать мәктәбенә бардым. Мин хәзер флейта һәм фортепиано классында белем алам. Миңа танылган композитор София Гобәйдуллина белән танышу һәм аңа Чистай шагыйрәсе Наталья Курнавенкова шигырен уку бәхете елмайды. Вокаль белән мин Марина Владимировна Тимошкина мәктәбендә шөгыльләнә башладым. Ул мине «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә алып килде. Ә Лилия Локман кызы Зарипова миндә академик вокальга мәхәббәт уятты.

Мин хәзер «Яңа буын»вокаль студиясендә шөгыльләнәм. Анфиса Анатольевна Елисеева ярдәме белән ансамблебез белән мактаулы урын алдык, мин әле Шаян ТВ телевидениесендә дә еш чыгыш ясадым. Быелгы ел минем өчен бик уңышлы булды. Мин күп кенә халык­ара һәм республика инструменталь һәм вокаль конкурсларда призлы урыннар яуладым. «Йолдызлык»та «Ну, улыбнись!»һәм «Весеннее танго» җырлары белән чыгыш ясадым. Мин нәфис, лирик җырлар яратам. Киләчәгемне дә музыка белән бәйләргә телим, чөнки аңардан илһам һәм шатлык алам. Бу дөньяны үземнең иҗатым белән дә бизәргә телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев