Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йолдыз авылында Корбан ашы

Ул көнне иртәдән үк кояш җылы нурлары белән сөендерде. Зөлхиҗҗә аеның бәрәкәтле, хәерле көннәренең берсе иде бу. Шуңа күрәме, табигать тә аеруча юмартлык күрсәтте, гүя ул да изге бәйрәмебезгә, адәм балаларының күркәм, игелекле эш-гамәлләренә сөенә сыман иде…

Барлык мөселман кардәш­ләребез белән беррәттән, Йолдыз авылы халкы да бу мөбәрәк айны зурларга, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә, изге гамәлләр кылырга тырыша.

Ял көне иртәнге биштән Йолдыз авылында төзелеп килүче мәчет янында Корбан ашы үткәрү буенча кызу эш башланды. Ир-атлар учак кабызып биш казан астылар, күңелләргә рәхәтлек биреп, элекке вакытларны искә төшереп, алты самовар чыҗлады… Әлеге эшләрне барысын да авыл җирлеге рәисе Николай Воляков башлап йөрде.

Менә авыл халкы да матур итеп бәйрәмчә киенеп, үзләренең туганнары, дуслары, күршеләре белән, тәмле күчтәнәчләрен кыстырып, табынга жыелдылар. Әбүбәкр хәзрәт бәйрәмне дога белән башлап җибәрде. Мөхәммәд хәзрәт барлык кунакларны Корбан бәйрәме белән котлады. Госман хәзрәт үзенең чыгышында бу матур традициянең җиде ел дәвамында үткәрелүен билгеләп үтте, мәчет төзелеше эшләренең барышы белән таныштырды. Мәчет төзелешенә кергән һәр тиенне билгеләп, исәпләп баручы Альмира ханым Шәрифуллина хисап тотты.

Бәйрәм табынында мәчет төзелешенә һәм башка дини эшләрдә активлык күрсәтүче кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тирә-якка хуш исләрен тараткан тәмле корбан ашыннан авыз итеп, рухи канәгатьләнү хисләрендә тирбәлгән йолдызлылар оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә кат-кат рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләрен тели-тели өйләренә таралыштылар.

Гөлсинә Гадеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев