Инвестиция ярдәмендә өстәмә керем алырга теләп, акчадан колак какканнар
Февраль аенда ике чистайлы инвестиция кертемнәреннән табыш ала алмаган.
66 яшьлек ир-ат эре банкларның берсенә инвестиция ясарга уйлаган. Мошенниклар мөмкин кадәр күбрәк гражданнарны җәлеп итү һәм алар турында мәгълүматлар алу өчен еш кына танылган компанияләрнең исемнәреннән файдаланалар.
Онлайн-аферистлар эш итә торган схема, чынлыкта, гади һәм күпләргә таныш, әмма, шуңа да карамастан, ул эшли. Кеше ялган банк сайтында теркәлә һәм мошенникларга үз мәгълүматларын калдыра. Корбанның телефон номерына ия булгач, аферистлар аңа шалтырата һәм платформага акча кертергә үгетли башлыйлар: башта кечкенә суммалардан тотыналар, ә аннары ставкаларны арттыралар.
Аферистлар корбаннан башка акча ала алмаячакларын аңлагач, шалтыратудан туктыйлар. Кешенең депозитны булса да кайтарулары турындагы үтенечләре җавапсыз кала. Безнең шәһәрдә яшәүче берәү «банк акияләре»нә шул рәвешле 386 мең сум акча керткән.
Ә менә 57 яшьлек хатын-кыз компанияләрнең берсенә үз акчасын кертеп, аны югалткан. Полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүче акча эшләргә уйлап, сентябрь азагында инвестиция компаниясеннән 530 мең сумлык акция сатып алуы турында сөйли. Әлбәттә, өстәме керем алуны зур түземсезлек белән көткән, әмма өмете акланмаган.
Үзен алдаганнарын аңлап, хатын-кыз хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Мондый инвестицион компанияләр исеменнән чыгарылган ялган проектлардан акча алу мөмкин хәл түгел. Мошенниклар акча кертүчеләргә моны эшләргә ирек бирмиләр. Алар акчаны кайтару урынына, тагын да күбрәк таләпләр куялар – булмаган салымнар, комиссияләр, страховка уйлап чыгаралар. Зур табыш алырга теләп, карар кабул итәргә ашыкмагыз!
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан һәр очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев