Инвалидлар вакыйгалар үзәгендә була алалар
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең «Аралашу аша берләшү» дип исемләнгән җирле бүлеге проекты президент грантлары Фондының махсус конкурс җиңүчесе булды. Аны тормышка ашыруга 685 408 мең сум акча юнәлтергә планлаштырыла, шуның 457 меңнән артыгы грант кысаларында алынган акчалар.
Чистай оешмасы рәисе Елена Горбунова безгә әлеге проект турында сөйләде.
– Язын үзизоляцияләү вакытында безнең җәмгыять әгъзалары бер-берсе белән күрешә алмадылар, үзләренең проблемалары һәм шатлыклы мизгелләре белән дә уртаклашу мөмкин булмады. Ә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бу аеруча мөһим. Без телефон аша бер-беребезгә киңәшләр бирә башладык. Әгәр дә берәүнең азык-төлекләр, дарулар алуда кыенлыклары булса, аны үзара хәбәрләшеп хәл иттек. Җирле хакимият ярдәме белән азык-төлекне һәм даруларны өйгә илтүне оештырдык. Без тулы күләмдә онлайн-аралашу тойдык. Шул ук вакытта ышанычлы һәм өзлексез элемтәгә ягъни онлайн-аралашу өчен заманча смартфоннарга, берәр нинди виртуаль чарага ихтыяҗыбыз булуын аңладык. Эшче төркемебез белән чыгу юлын эзләдек, проект язарга карар кылдык.
– Проектның төп максатлары һәм бурычлары нидән гыйбарәт?
– Безнең җәмгыятьтә максатчан, актив кешеләр тупланган, алар шәһәр, республика, бөтенроссия чараларында катнашалар, җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Шул ук вакытта «Хозяюшка» клубы, әдәби берләшмә эшләп килә, яшьләр хәрәкәте актив хәрәкәттә. Алар төрле чаралар, очрашулар, походлар, экскурсияләр үткәрәләр. Әмма, кызганычка каршы, объектив сәбәпләр аркасында безнең җәмгыятькә килә алмаучы инвалидлар да бар, алар арасында урын өстендә ятучы кешеләр, коляскада йөрүчеләр. Проектны тормышка ашыру аларга да әлеге чараларны, түгәрәкләр, клублар эшләрен карау мөмкинлеге бирә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр телефон аша гына хәбәрләшеп калмыйча, өйдән чыкмыйча да инвалидлар оешмасы эшләре буенча оештыру эшләрен башкарырга, интеллектуаль, иҗади һәм спорт юнәлешендә үсәргә дә мөмкиннәр. Әлеге проект үзизоляция вакытында да уйлаганнарны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
– Әлегә ниләр эшләнде?
– Грант акчасына без 20 смартфон, яңа кулланучылар белән сим-карталар алдык. Безнең арада смартфоннардан файдалана белүчеләр дә бар. Алар шәхси өйрәтү үткәрәләр. Иң мөһиме – кешеләр укырга телиләр һәм бу аларга кызыклы. Озакламый Инвалидлар ункөнлеге старт алачак. Безнең планда - берничә чара оештыру һәм үткәрү, шул ук вакытта смартфоннар белән бергә онлайн рәвештә. Без мәдәни һәм спорт чараларына кечкенә төркемнәр булып җыелачакбыз. Әмма смартфоннар ярдәмендә анда җәмгыятьнең башка активистлары да өйдән чыкмыйча да кушыла алачак.
– Димәк, үзизоляция кысаларында проект чикләнми?
– Әлбәттә! Әгәр дә эпидемиологик хәл яхшырса, без экскурсияләргә, спорт ярышларына чыга алачакбыз.Инвалидлар җәмгыятенең башка әгъзаларын да телефон аша трансляцияли алачакбыз. Кемгәдер өйдән чыгулары да авыр. Проект ярдәмендә алар вакыйгалар үзәгендә булачаклар.
Смартфоннарның тагын бер уңай ягы бар –куллануның универсальлеге. Әгәр кешенең күзләре белән проблема бар икән, аңа тавыш ярдәмчеләре булышачак. Ишетмәүчеләр өчен телефоннарда сурдотәрҗемә функцияләре бар
– Киләчәккә нинди планнар корасыз?
– Әлегә безнең өчен иң мөһиме – «Аралашу аша берләшү» проектын сыйфатлы итеп тормышка ашыру: барысын да смартфоннардан файдаланырга өйрәтү һәм без барлык талантларыбызны ача торган чараларны онлайн аша трансляцияләү.
Тиз арада без хакимият биргән яңа бинага күчәргә тырышабыз. Хәзер анда ремонт эшләре төгәлләнә. Төрле авырлыкларга карамастан, без кәефебезне төшермәскә, актив, позитив, ачык күңелле, мәрхәмәтле булырга тырышабыз. Без булганның кадерен беләбез, чөнки ул безгә бик кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев