Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җиңү көне белән котлыйбыз!

Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, Чистай районында яшәүчеләр! Җиңү көне белән ихластан котлауларны кабул итегез!

Безнең барыбыз өчен дә бу – бөек дата, ул Ватаныбызда яшәүчеләрне берләштерә. Бу бәйрәм көнендә без туган җиребезнең азатлыгын яклаган ата-бабаларыбызның фидакарь батырлыгын, Ватаныбыз хакына гомерләрен корбан иткәннәрне искә алабыз, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтәбез.

Җиңү көненнән 78 ел үтсә дә, бу тарихи вакыйга безнең өчен мәңгегә халкыбызның батырлыгы, бөеклеге, рухи көче һәм ихтыяры символы булып калачак. Безнең бурыч – ата-бабаларыбызның батырлыгы турындагы хәтерне саклау.

Хәзерге вакытта безнең курку белмәс сугышчыларыбыз нацизмга каршы көрәшүләрен һәм илебезнең иминлеге мәнфәгатьләрен яклауны дәвам итәләр. Ата-бабаларыбызның батырлыгы аларга үрнәк булсын.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, без сезнең алда баш иябез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм озын гомер телибез!

 

«Чистай - Агро» ширкәте җитәкчелеге һәм коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев