Иннополис университеты «Физика-математика алгарышы» проектына 196 млн алачак
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2026-2027 елларда «Физика-математика алгарышы» проектын гамәлгә ашыру өчен «Иннополис университеты» автоном коммерцияви булмаган югары белем бирү оешмасын финанслауны раслады. Тиешле карар 10 мартта имзаланган
Субсидияләрнең гомуми күләме 196,154 млн сум тәшкил итәчәк. Агымдагы елда бу максатларга 84,979 млн сум каралган, 2027 елда –111,175 млн сум. Акчаларны төп бүлүче – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Проект физика-математика белеменең сыйфатын күтәрүгә, укучыларның сәләтләрен үстерүгә, төгәл фәннәрне популярлаштыруга һәм югары уку йортларына югары әзерлекле абитуриентларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Проект кысаларында мәҗбүри чаралар комплексы планлаштырылган. Алар арасында – мәктәп укучылары, ата-аналар, физика һәм математика педагоглары өчен белем бирү очрашулары үткәрү, профильле сыйныфлар булдыру буенча мәктәпләр белән үзара хезмәттәшлек итү, укытучыларга мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү, укучылар белән индивидуаль эшләү һәм аларның белемнәрен диагностикалау.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев