Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң тырыш, алдынгы карашлы яшьләр – Чистайда!

Студентлар көнендә район башлыгы премияләрен тапшырдылар һәм «Ел студенты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Студентлар көнендә Яшьләр үзәгендә актив, максатчан егетләр һәм кызлар җыелды, алар укуда гына түгел, ә җәмәгатьчелек тормышында да активлар, үз проектларын башлап җибәрәләр һәм тормышка ашыралар, олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә, мәдәни чараларда катнашалар һәм төрле юнәлешләрдә уңышларга ирешәләр.

Студентларга сәхнәдән җылы теләкләрне һәм киләчәккә үгет-нәсыйхәтләрне Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов җиткерде.

– Бүген сезне Студентлар көне белән котларга бик шатмын. Бездә яшьләр иң тырыш һәм алдынгы карашлы. Сез – безнең киләчәгебез, без барлык өлкәләрдә: фәндә, мәдәнияттә, спортта сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз. Сезнең һәрвакыт ачык булуыгыз мөһим. Аралашыгыз, бер-берегез белән дус, гомумән, иң бәхетлеләр булыгыз! Бәйрәмегез белән, кадерле дусларым! – диде Дмитрий Алексеевич.

Уку эшчәнлегендәге зур казанышлары һәм иҗтимагый тормышта актив катнашулары өчен шәһәребез уку йортларының иң яхшы студентлары район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм стипендиясенә лаек булдылар. Алар арасында – бик яхшы билгеләренә укучылар, фәнни эшчәнлектә уңышларга ирешүчеләр, үз уку йортында гына түгел, шәһәр тормышында да активист булганнар бар.

КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы һәм Казан инновацион университеты филиалы, медицина училищесы, авыл хуҗалыгы техникумы студентларына конвертларны Дмитрий Иванов тапшырды.

Район башлыгы стипендиясенә лаек булганнар арасында Казан инновацион университеты филиалының III курс студенты Виктория Кузнецова да бар. Кызга әлеге бүләкнең бәхетле ияләре арасында булу укуны һәм иҗтимагый эшчәнлекне бергә алып бару, үзен күрсәтергә омтылу ярдәм иткән.

– Иң мөһиме – максатчанлык. Шулай ук белемгә ия булырга, яңа нәрсәләрне өйрәнергә омтылырга, студент тормышында үзеңне актив күрсәтергә кирәк. Чынлыкта, укуны һәм иҗтимагый эшчәнлекне берләштереп була. Репетицияләр, чаралар укудан соң үткәрелә. Моның белән проблемалар юк, теләк кенә булсын, – дип билгеләп үтә Виктория Кузнецова.

Район башлыгы стипендиясен алачагы турындагы хәбәр кыз өчен көтелмәгән була, чөнки ул конкурска гариза бирмәгән.

– Тәрбия эшләре буенча урынбасар Адилә Илдаровна миңа «Ел студенты» конкурсында катнашырга тәкъдим итте. Мин баш тарттым, чөнки миңа диплом эшен язарга кирәк иде. Әмма Адилә Илдаровна мине стипендиягә дәгъва кылучы буларак конкурска кертергә кирәк дип таба. Ул соңыннан гына район башлыгы бүләгенә лаек булуымны әйтте. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Мондый бүләкләр алга таба эшләргә этәрә. Димәк, минем укуым, белем алуым, иҗтимагый тормышта катнашуым юкка түгел – минем нәтиҗәләрем югары бәяләнде, – дип ассызыклый студент кыз.

Ел саен үткәрелә торган конкурска йомгак ясауны студент яшьләрнең барысы да түземсезлек белән көтте. Егетләр һәм кызлар төрле юнәлешләрдә актив эшчәнлек алып баралар, аерым-аерым да, коллектив рәвештә дә спорт, волонтерлык, иҗтимагый эш белән шөгыльләнәләр, укуда, иҗатта уңышларга ирешәләр.

Конкурска йомгак берничә номинациядә ясалды. Һәрберсендә – берничә дәгъвачы, аларның барысын да сәхнәгә чакырдылар. Соңгы минутка кадәр, кунакларның берсе җиңүче исеме язылган конвертны ачып укыганчы, киеренкелек хөкем сөрде.

– Берничә ел рәттән «Студентлар хезмәт отрядының иң яхшы эшчесе» исеменә дәгъва иткән идем. Ләкин быел гына җиңүче булдым һәм мин моңа бик шат. Әлбәттә, быел җиңү яулармын, дип өметләндем. Чөнки мин гади әйдаман гына түгел, ә туган шәһәремнән 9 мең чакрым ераклыкта урнашкан Камчаткада ай ярым хезмәт иттем. Мондый бүләкләр студентларга яңа үрләргә ирешү, яңа нәрсәләргә өйрәнү өчен этәргеч бирә. Шулай ук башка егет-кызларның эшчәнлеге турында белергә, фикердәшләр табарга ярдәм итә, – ди «Студентлар хезмәт отрядының иң яхшы эшчесе» номинациясендә җиңүче авыл хуҗалыгы техникумы студенты Линар Миңнеханов.

Ниһаять, кичәнең төп интригасы ачылды – район башлыгы Дмитрий Иванов конкурсның гран-при иясе исемен атады. Бу исемгә КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы студенты Юлия Еремеева лаек булды.

«Ел студенты-2022» конкурсында җиңүчеләр:

«Ел иреклесе» – КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы студенткасы Кристина Тимофеева

«Ел интеллекты» – КИУ филиалы студенткасы Ангелина Хәкимова

«Ел җәмәгать эшлеклесе» – КИУ филиалы студенткасы Карина Андреева

«Студентлар хезмәт отрядының иң яхшы эшчесе» – авыл хуҗалыгы техникумы студенты Линар Миңнеханов.

«Ел спортчысы» – КИУ филиалы студенты Тимур Корнилин

«Ел иҗади шәхесе» – КИУ филиалы студенты Анна Кириллова

«Ел иҗат коллективы» – «Унисон» җыр студиясе (КАИ-КНИТУ филиалы) һәм «NAVI» хореография коллективы (КИУ филиалы)

«Гран-при»га КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы студенты Юлия Еремеева лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев