Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Иң мөһиме – эш булсын»

«Реглан» предприятиесенең яртысы инвалидлыгы булган кешеләрдән тора

Менә 60 елга якын безнең шәһәрдә «Реглан» исемле уку-җитештерү предприя тиесе эшләп килә. Аның коллективы зур түгел, әмма дус-тату. Утыз кешенең яртысыннан артыгы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр.

Алар арасында гомуми авырулары булган инвалидлар белән беррәттән начар күрүче яисә бөтенләй күрмәүчеләр дә бар. Кемдер предприятиедә күптән түгел эшли, шулай ук Фәрит Зарипов кебек берничә дистә ел эшләүчеләре дә очрый. Биредә ул 30 ел эшли. Ул полипропилен тукымадан себеркеләр ясау белән шөгыльләнә. Фәрит бернәрсә дә күрми, барысын да капшап кына башкара.

– Хәзерге вакытта мин тукыма белән боҗраларны тутырам, шулай итеп себерке барлыкка килә. Көненә шундый 140-150 себерке ясыйм. Хәзер ияләштем инде, авыр дип зарлана алмыйм, кем әйтмешли, барысын да автоматта ясыйм, – дип елмаеп сөйли Фәрит Зарипов.

Күзләр белән проблема өлкән яшьтә башлана. Бала чакта барысы да тәртиптә була, ул 18нче номерлы һөнәри көллиятне тәмамлый, сәгать заводында электрик булып эшли, әмма кыскартуга эләгә. Аннары «Реглан»га токарь булып урнаша. Кисәк кенә күрүе начарлана. Аннары авариягә эләгә, бу исә аның авыруын тагын да көчәйтә һәм ул бөтенләй сукырая. Шуннан соң аңа предприятиедә эш юнәлешен үзгәртергә туры килә. Минем әңгәмәдәшем үзе турында елмеп сөйли, һәм хезмәттәшләре әйтүенчә, һәрвакыт яхшы кәефтә һәм үзенең уңай энергиясе белән тирә-юньдәгеләрнең кәефләрен күтәреп тора.

– Сәламәтлек мөмкинлек ләре чикләнгән кешеләргә эшләргә мөмкинлек бирүче предприятиеләр булу бик яхшы. Әгәр дә кеше, аеруча инвалид, өйдә, беркем белән дә аралашмыйча тик кенә утырса, ул үз эченә бикләнәчәк. Монда исә ул эшли дә, хезмәттәшләре белән дә аралаша! Иң мөһиме – эш булсын! – дип билгеләп үтә Фәрит Зарипов.

Аны хезмәттәше Александр Архипов тулысы белән хуплый. Аңа 32 яшь, ул балачактан күрү буенча беренче төркем инвалид.

– Мин әлеге предприятиедә 7 ел эшлим, коллектив бик ошый. Мине бирегә кайчандыр Рифкат Гардиев алып килгән иде. Мин күңелемә хуш килгән эш табуыма шатланып туя алмыйм, – дип тыйнак кына сөйли Александр.

Янәшәдә басып торучы Денис Темников исә Александр ның җәмәгать тормышында да актив катнашуы турында өсти.

– Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе белән без күрмәүчеләр өчен төрле чаралар үткәрәбез. Безнең хезмәткәрләр анда катнашып киләләр. Мәсәлән, Александр шашкада, шахматта әйбәт уйный, җырлый, бии. Гомумән, бездә барысы да булганнар! Мин коллективыбызны зур, тату гаилә дип ышанып әйтә алам, – дип билгеләп үтте Денис Юрьевич.

Фәрит белән Александрның кабинетында хатын-кызлар да эшли. Шуларның берсе – Алинә Хәкимова. Ул предприятиегә 2005 елда килгән, аның күрү буенча зур проблемасы бар, әмма бу аңа эшен намус белән башкарырга һәм иҗади яктан үсәргә комачауламый.

– Күрмәүче кешеләрдә, ка гыйдә буларак, вак мото ри ка нык үскән була. Бармак ларының сиземле булуы ярдә мендә аларга үз эшләрен яхшы итеп башкарырга мөм кин лек бар. Менә карагыз: бер-ике-өч, себеркеләр әзер, – дип эш процессын күрсәтә Алинә.

Предприятиедә эш берничә юнәлештә салынган: кыл щеткалары ясау, агач эшләре башкару һәм тегүчелек. Хезмәткәрләрнең күбесе алдагы ике һөнәр белән мәшгуль.

– 2019 елда без кече, урта эшмәкәрлек өлкәсендә социаль предприятие статусы алдык. Безгә бу киләчәктә грант ярдәме алырга ярдәм итте. Уртак финанслау юлы белән без түгәрәк таяклы җиһаз сатып алдык, төрле диаметрлы саплар җитештерәбез, ягъни тулысы белән себеркеләр ясыйбыз. Бу грант безгә тагын инвалидлыгы булган кешене эшкә урнаштырырга ярдәм итте. Шулай ук Татарстан Хөкүмәте ягыннан булган ярдәм турында да әйтәсе килә, ул безгә дүрт айга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең минималь хезмәт бәясен кире кайтарырга мөмкинлек бирде. Шулай ук безгә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте оешмасы ның президенты Владимир Сипкин һәм ПФОның ВОС вәкиле Владимир Федорин даими рәвештә булышалар, – дип билгеләп үтте предприятие җитәкчесе.

Бу хакта без Денис Юрьевич белән тегү цехына бару юлында сөйләштек. Безне анда яңа хезмәткәр – күрү буенча беренче төркем инвалид

Илдар Гафиятуллин белән танышу көтә иде. Бу предприятиенең иң тәҗрибәле хезмәткәре.

Денис Темников аны үзенең уң кулы дип саный. Илдар Гафиятуллин кисү цехында эшли, җәю белән шөгыльләнә, остага бар эшләрдә дә ярдәм итә.

– Мин биредә 1991 елдан бирле эшлим. Предприятиедә һәр почмакны беләм һәм үз эшемне бик яратам. Аңардан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйм. Кайчан максатка омтылып эшлисең һәм алда куелган максатларыңа ирешәсең, зур канәгатьләнү хисе аласың. Бу исә яңа белемнәр үзләштерүгә стимул бирә, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Илдар Гафиятуллин һәм озак тоткарланмыйча, эшкә дә кереште.

Бу предприятие алдында җи тештерүне үстерү һәм ки ңәй тү генә түгел, җәмгыятьтә җайлаша алсыннар өчен инвалидлыклары булган кешеләргә ярдәм итү бурычы да тора. Иң мөһиме – аларның кирәкле булуларын күрсәтү. Җитәкчелекнең алдагы планнарында тагын сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне, аеруча яшьләрне, эшкә тарту бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев