Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы комбайнчыларны акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр

Урып-җыю кампаниясенең хәзерге нәтиҗәләре буенча район хуҗалыкларының алдынгы механизаторларына акчалата сертификатлар тапшыру булды.

Гадәткә кергән традиция буенча урып-җыюда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән комбайнчыларны акчалата сертификат белән бүләкләделәр.

Бу атнада бүләкләү «Чистопольская» агрофирмасында игенчеләр рекодлы уңдырышлы ужым культуралары үстергән кырда узды. Кайбер урыннарда бу күрсәткеч гектарыннан 90 центнерга җитә, ә уртача күрсәткечләр гектарыннан 75 центнердан да ким түгел.

Сертификатларны игенчеләргә муниципаль район башлыгы Дмит рий Иванов тапшырды. Аларны бүләкләп, ул аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, урак чорының уңышлы тәмамлануын теләде.

– Егетләр, сезне яхшы уңыш, һәм эшләрегез белән котлыйсым килә! Гектарыннан 90 центнер – район рекорды! Бу бик зур, саллы хезмәт: чәчү эшләренең яхшы оештырылуы да, авыл хуҗалыгы технологияләренең катгый үтәлүе дә... Урып-җыю тәмамлануга әле ерак, шуңа күрә мин сезнең һәрберегезгә уңышлар, куелган максатыгызга ирешүегезне телим, – диде Дмит рий Иванов.

Намуслы хезмәтләре өчен үзенең рәхмәт сүзләрен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский да җиткерде.

Акчалата бүләкләнүчеләр арасында – Рамил Габетдинов та бар. Аның әйтүенә караганда, үзенең эшләү елларында ул беренче тапкыр игеннәрнең шундый югары уңдырышлы булуын күргән.

– Уңыш яхшы булганда эшләве дә рәхәт. Бункерлар тиз тула, без алга барабыз. Мин әле мондый уңышны күргәнем юк иде. Кайчандыр гектарыннан 60 центнер уңыш чыгуын хәтерлим. Ә быел искиткеч, Аллаһы Тәгалә бер гектардан 90 центнер уңыш бирә! Билгеле, моңа үз вакытында үткәрелгән агротехник эшләрнең дә йогынтысы бар, – дип билгеләп үтә Рамил Равил улы.

– Мин үзем дә гомерем буе кырда, ике улым да кече яшьтән үк минем белән. Башта комбайнчы ярдәмчеләре булдылар, хәзер үзләре штурвал артында. Шулай ук һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдылар. Хәзер өлкән улым агрофирманың башкаручы директоры, ә кечесе комбайнчы, – дип горурлык белән сөйли әти кеше.

Игенчеләрне бүләкләү тантанасына мәдәни-ял итү үзәгеннән килгән агитбригада чыгышы күңелле бер мохит тудырды. Артистлар вокаль һәм бию номерлары бүләк иттеләр,игенчеләрнең ял минутларына рәхәтлек өстә деләр, теләктәшлек белдерделәр.

Район башлыгы авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне бүләк ләү нең мәгънәсен дә билгеләп үтте.

– Мин үзем дә комбайнчы ярдәмчесе дә булдым, комбайнда да эшләдем. Моның нәрсә икәнен яхшы беләм. Концерт куярга да килсәләр, әле шунда бүләк тә бирсәләр –икеләтә рәхәт! Комбайнчылар иртәдән кичкә кадәр штурвал артында, эштә! Шуңа күрә дә күңелле концерт номерлары, бүләкләү уңган игенчеләребезне тагын да биек үрләргә илһамландыра! – диде Дмитрий Алексеевич.

Район башлыгы шулай ук район буенча урып-җыюның барышы һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең уңышлары турында сөйләде.

– Гомумән алганда, бу ел авыл хуҗалыгы өчен бик уңышлы булды. Азыкны запас белән әзерләдек, хуҗалыкларда да урып-җыю яхшы бара. Бүгенге көнгә планлаштырган мәйданның 50 проценты җыеп алынды. Район буенча суктыру яхшы, гектарыннан 40 центнер чыга. Әмма нәтиҗә ясарга әле иртәрәк. Әлегә һава торышы игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә хәзер төп бурыч – уңышны иң кыс ка срокларда яхшы нәтиҗәләр белән җыеп алу, – дип ассызыклап үтте башлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев