Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминлек органы хезмәткәрләре көне белән!

Ел саен 27 декабрьдә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда беренчеләрдән булып ярдәмгә килүчеләр — иминлек хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Аларның хезмәте — җаваплы һәм мактаулы, бу эш һәркемнең көченнән килми. Ярдәмгә килергә әзер булу, авырлыклар алдында югалып калмау, читләр кайгысына битараф булмау — иминлек органы хезмәткәрләрен әнә шушы сыйфатлар аерып тора да инде. Алар башкарган эшләрнең мөһимлеген һәм кирәклеген бәяләве җиңелләрдән түгел. Иминлек хезмәткәрләре безнең гомеребез һәм сәламәтлегебез сагында торалар, гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калалар, табигать бәла-казаларыннан саклыйлар.

Аерым рәхмәт сүзләренә исә хезмәт ветераннары лаек. Алар бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе үрнәге булып торалар, остазлык эшләрен башкаралар, бүген инде үзләре югары һөнәри осталыкка ирешкән яшь буынга бәһасез тәҗрибә һәм белем бирәләр.

Хөрмәтле иминлек хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, рухи ныклык, игелекле эшегездә уңышлар телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә һәрвакыт бәхеттә, муллыкта яшәргә, уңышлар насыйп булсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев