Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Имин Чистай: уяулык белән ярдәм итик

Чистай юлларында аварияләрне ничек киметергә? Һәм ни өчен игътибарлы булу – һәркемнең гражданлык хокукы? Тәртип урнаштыруда ярдәм иткән өчен бүләк алырга мөмкинме? Ни өчен игътибарлы булу – һәркемнең гражданлык бурычы? Бу хакта Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия рәисе Эдуард Хәсәнов сөйләде

– Эдуард Рөстәмович, республикада «Халык инспекторы» системасын яңарталар. Чистай халкы өчен аның үзгәрешләренең мәгънәсе нәрсәдә?

– Барысы да гади генә: без юлларны куркынычсызрак итәргә һәм актив гражданлык позициясе өчен матди яктан бүләкләргә телибез. Хәзер «Халык инспекторы» бу контроль инструменты гына түгел, ә сезнең игътибарлы булуыгызны чын акчаларга әйләндерүче кушымта. Уяу гражданнар хокук бозучыларны ачыкларга ярдәм итә, ә республика моның өчен акча түләячәк.

 

– Бу машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозучыларны руль артында төшерә башлауларына китермәсме?

– Бу бик мөһим мәсьәлә: хокук бозуларны пассажир яисә җәяүле генә терки алачак. Иминлек беренче урында. Мин сезне руль артында беркайчан да төшермәскә чакырам! Машина йөртүчедән видео куркыныч кына түгел, кабул да ителмәячәк.

 

– Нинди сумма турында сүз бара? Теркәлгән бозу очрагы өчен күпме акча алырга мөмкин?

 

– Түләү күләме эшләнгән эшнең авырлыгыннан тора. Мәсәлән, эләктерелмәгән каеш һәм шлемның булмавы өчен 300 сум, шуның кадәр ук кызыл утка чыккан өчен. Иң күп түләүләр җитди бозулар: 1150 сум тирә-як мохитны пычраткан өчен һәм 1440 сум каршы як полосага чыккан өчен каралган. Шулай ук стоп-линия юлы өчен (230 сум), телефонны кулга алган өчен һәм җәяүлегә өстенлек бирмәве өчен (435 сум) түләнә.

 

 

– Видеоны җибәргәннән соң кеше күпме вакыт эчендә акча ала?

 

– Бу процедура тикшерүне таләп итә: иң башта сезнең видео буенча карар чыгарыла, ул үз көченә керергә тиеш. Аннан соң 10 эш көненнән дә соңга калмыйча акча түләнәчәк. Әлеге система ачык һәм ул төгәл алгоритм буенча эшли.

 

– Юлларда хәл кискен: статистика үлем очраклары артуын күрсәтә. «Халык инспекторы» бу тенденцияне азайтырга ничек ярдәм итә ала?

 

– Ни кызганыч, бу ачык хакыйкать: быел юл-транспорт вакыйгаларында үлем очраклары артты. Безнең төп максат андый фаҗигаләр артуына юл куймау. «Халык инспекторы» коллектив контроль инструменты булып тора. Кагыйдә бозучы ЮХИДИ хезмәткәре генә түгел, үтеп баручы яисә пассажир да камерага төшерүен күрсә, ул каршы як полосага чыкмаячак яисә кызыл уттан үтеп китмәячәк. Нәкъ менә шундый бозулар күп очракта фаҗигагә китерә дә инде.

 

– Сез каршы як полосага чыккан өчен иң зур түләү (1440 сум) булуы хакында әйттегез. Бу әлеге очракларның авыр нәтиҗәләргә китерүләре өченме?

 

– Нәкъ шулай. Маңгайга-маңгай бәрелүләр безнең районда үлемгә китергән фаҗигаләрнең сәбәбе шулар. 1440 сум – бу әле булмый калган фаҗига өчен республика түләргә әзер булганның кечкенә бер өлеше генә. Каршы якка чыгуны теркәп, сез кемнеңдер гомерен саклап каласыздыр.

 

– Кайбер машина йөртүчеләр каешларын эләктермиләр һәм телефон белән мавыгалар, моны вак-төяк дип саныйлар. Бу очракларда система ничек эшли?

 

– Юл иминлегендә вак-төяк юк. Каеш исән калу ихтималын бермә-бер арттыра, ә машина йөртүче кулындагы телефон бу алдагыны күрмичә сукырларча барган секундлар. Шуңа күрә дә каеш һәм телефон өчен 300 һәм 435 сум күләмендә түләүләр каралган. Бу түләүләр шундый бозуларга карата түзеп тора алмаучанлыкны булдыру өчен түләнә.

 

– Сез яшьләргә һәм районның актив яшьләренә нәрсә әйтер идегез?

 

– Бүген яшьләребез смартфоннарын кулларыннан да төшерми. Без аны яхшы эшкә юнәлтүләрен сорыйбыз. Стационар камералар булмаган җирдә сез безнең «күзләребез» булыгыз. Безнең максат штрафлар җыю түгел, ә бозуларның «кыйммәткә» төшүенә һәм җәмәгатьтә үтә күрүчәнлегенә ирешү. Без бергәләшеп кенә юлларда үлем-китемнәрне киметә алабыз.

 

– Үз күршесенә яисә башка машина йөртүчегә зарланырга теләүчегә сез нәрсә әйтер идегез?

– Бу шикаять түгел, ә сизгерлек. Әгәр дә сезнең күршегез җәяүлеләр юлыннан зур тизлектә үтеп китә икән, ул бөтен чистайлыларны, шул исәптән сезнең балаларны да куркыныч астына куя. Без тәртип урнаштыруда сезнең ярдәмне көтәбез. Гаделлек тантана итәргә тиеш.

 

– Ә кушымта җәяүлеләрнең мәнфәгатьләрен ничек яклый?

 

– Җәяүлене таптау һәрвакыт фаҗига ул, быел да андый очраклар булды. Кушымтада җәяүлегә өстенлек бирмәгән өчен 435 сум түләү каралган. Әгәр дә машина йөртүче «зебра» алдында туктамаган икән, ул белергә тиеш: бу бозу теркәләчәк. Без машина йөртүчеләрне җәяүлеләр юлының абсолют иминлек зонасы икәненә өйрәтергә тиешбез.

 

Хөрмәтле чистайлылар! Юл-транспорт вакыйгаларында үлүчеләр статистикасы буенча саннар – болар отчет кына түгел, кемнеңдер өзелгән гомерләре. Мин һәрберегезне битараф булып, читтә калмаска чакырам. Бергәләшеп без аварияләр санын киметергә һәм юлларыбызны үзебез һәм балаларыбыз өчен имин итә алабыз.

Материалны Чистай муниципалитеты матбугат хезмәте тәкъдим итте

 

 

  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев