Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Илсур Һадиуллин: мәктәпләрнең 10нчы сыйныфка документлар кабул итмәскә хакы юк

...

Татарстанда 10нчы сыйныфка документлар кабул итүдән баш тартуга шикаятьләр килгән, гәрчә мәктәпләрнең моны эшләргә хокукы булмаса да. Бу хакта дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде. Аның сүзләренә караганда, РФнең һәр гражданины укуын 10нчы сыйныфта дәвам итә ала, әмма бу һәрвакытта да максатка ярашлы булмаска мөмкин.

 

«9нчы сыйныфта хәтта база математикасы буенча да имтихан бирә алмаган укучылар һәм укырга теләмәүчеләр бар. Минемчә, мондый укучыларга 10нчы сыйныфка бару максатка ярашлы түгел. Әмма, әгәр алар 10нчы сыйныфка килергә теләсәләр, безнең баш тартырга хакыбыз юк», – диде ул.

 

Һадиуллин ассызыклаганча, эшче һөнәрен алу өчен урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә керү яхшырак. Көллиятне тәмамлаучы һөнәр һәм бер үк вакытта урта гомуми белем турында аттестат ала һәм республиканың һәм Россиянең «алтын фонды»на әверелә.

Ул шулай ук быел республиканың экспериментта катнашуын искәртте: өлгерешләре түбән булган укучылар рус теле һәм математика буенча ике генә имтихан тапшыра алдылар. Быел андый балалар 3,8 меңгә якын булган. Алар өчен бөтен республика буенча 40 белгечлек каралган, шуларның 33е – һөнәрләр.

Чыганак: Бизнес онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев