Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илнар Әхмәтшин 10 елдан артык участок уполномоченные булып эшли

...

Законнарны үтәүче гражданнар полиция хезмәткәрләре белән бик сирәк очраша. Әмма, гадәттә, алар да үз участковыйларын беләләр. Ни өчен? Чөнки участковыйга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Күрше белән бер сөям җир бүлешмәгән, яшьләр өске катта шау-шулы кичәләр оештыра, яшүсмер улы начар компаниягә эләккән, подъездда калдырылган велосипед югалган, урын өстендә яткан олы яшьтәге туганы үлгән…
Яхшы участковый участокта яшәүчеләрнең барысын да белә һәм хәтта ышанычсыз гражданнар белән дә ышанычлы мөнәсәбәтләр төзи ала.
Полициянең өлкән участок уполномоченные Илнар Әхмәтшин Эчке эшләр органнарына армиядә хезмәт иткәннән соң 2012 елда килә, өч ел патруль-пост хезмәтендә эшли. Шундә эшләү дәверендә ул беренче караштан ук каршысында кем басып торуын, кешенең нинди булуын аңларга өйрәнгән. Ләкин барысы да тәҗрибә белән килә. Конфликт тудырмас өчен гражданнар белән аралаша белү мөһим.
Менә 10 ел инде Илнар Әнәс улы полициянең участок уполномоченные. Түбән Кама юнәлешендәге авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә, әмма кадрлар җитмәү сәбәпле, шәһәрдә дә эшли.
Быел гына да участковый Әхмәтшин тарафыннан 13 җинаять ачылган. Болар — кыйнау, сәламәтлеккә зыян салу, административ күзәтчелекне бозу, үтерү белән янау, урлашулар.
Кизү торуларының берсендә яшүсмернең стадионда кәрәзле телефонын урлаулары турында хәбәр килә. Тикшерү-оператив төркем составында участковый җинаять кылынган урынга бара. Яшүсмер белән сөйләшкәннән соң, аның малайлар белән уйнаганы ачыклана, телефонына зарар китермәс өчен, ул аны эскәмиягә куйган булган һәм оныткан. Өйгә таба барганда гына исенә төшкән һәм ул кире стадионга барган, ләкин телефон урынында булмаган.
— Бу вакытта зыян күрүче белән бергә булган барлык малайлар белән сөйләшкәннән соң, аларның урлашуга катнашы булмавын аңладым. Номерга шалтырату омтылышлары бернигә дә китермәде, телефон сүндерелгән булып чыкты. Оперативник белән бергә видеокүзәтү камераларын караганнан соң, стадионда уйнаучы малайлар янында коляска этеп яшь хатын-кызның йөргәнен ачыкладык, ул яшүсмернең эскәмиягә телефон куйганын күрә һәм алар киткәннән соң аны үзенә ала, — ди участковый.
Видео буенча малайлар да, стадионда булган шәһәрлеләр дә хатын-кызны танымаганнар. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре балалар поликлиникасына мөрәҗәгать иткәннәр, медицина персоналы кечкенә балалы хатын-кызны танырлар дип уйлаганнар. Һәм чыннан да тиздән шикләнелүченең мәгълүматлары полицейскийлар кулында була.
Шул ук көнне телефон хуҗасына кайтару өчен тартып алына, ә урлау факты буенча җинаять эше кузгатыла.
«Полиция участковыена кирәкле универсаль уңыш рецепты бармы?» — дигән сорауга полиция майоры Әхмәтшин, уйлап та тормыйча: «Халык һәм башка хезмәтләр хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк», — дип җавап бирә.
Өлкән участковый Илнар Әхмәтшинга шәһәрдәге кафеларның берсе җитәкчесе мөрәҗәгать иткән. Аларның кафесында егет белән кыз ял иткән, шактый яхшы суммага заказ ясаганнар, дип аңлаткан ул. Утырганнар, ашаганнар, китәр алдыннан талашканнар һәм счетны түләмичә төрле якка таралышканнар.
Видеокүзәтү камералары ярдәмендә кафега яшь кешеләрнең кем белән килүен ачыклагач, участковый таксистны эзләп тапкан, ул клиентларны кайдан алуын исенә төшергән. Ә алга таба микрорайонда яшәүчеләр һәм әлеге территориягә хезмәт күрсәтүче участковый ярдәм иткән.
Участковый хокук бозучылар фатирына килгәч, алар бик гаҗәпләнгәннәр. Яшьләр татулашканнар инде, мөгаен, ачуланышмаганнардыр да, ә бары тик кафедан түләмичә чыгып китәргә сәбәп булсын өчен генә шулай эшләгәннәрдер. Карышып тормыйлар, бурычларын түлиләр.
Участковыйның төп бурычы — хокук бозуларны көн саен кисәтү, кешеләр белән элемтә урнаштыру, проблемаларны хәл итүдә ярдәм итү.
Илнар Әнәс улы кемнең өенә кайчан керергә, авылдагы яңалыклар турында пенсионерларның кайсысы белән сөйләшергә икәнен яхшы белә, ә элек хөкем ителгәннәрдә һәм профилактик исәптә торучы кешеләрдә, имин булмаган гаиләләрдә ул, гомумән, еш кунак. Аның карамагындагыларның берәрсе тәртип бозса, шауласа — участковый килеп тә җитә.
Участковыйга ярдәм сорап олы
яшьтәге бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Улыннан зарлана. Улы исерткеч эчемлекләр белән мавыга, исерек килеш әнисенә кул да күтәрә ала. Участковыйның сүзләре, үтенечләре, үгет-нәсыйхәтләре, ни кызганыч, файда китерми. Җәнҗал куптаручыга карата РФ Җинаятьләр кодексының 119нчы маддәсенең 1нче өлеше «Үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү», РФ Җинаятьләр кодексының 116нчы маддәсе «Кыйнау» буенча материал җыярга һәм судка җибәрергә туры килә. Суд утырышында әни белән ул татулаша, әмма бүгенге көндә участковыйга кабат бу гаилә конфликтын хәл итәргә туры килә.
Имин булмаган гаиләләрне ачыклауга аерым игътибар бирелә, чөнки андый гаиләләрдәге балалар — иң йомшак звено. Ул үзе дә ике бала әтисе буларак, кечкенә кешегә вакытында ярдәм итүнең никадәр мөһим икәнен бик яхшы аңлый. Мәктәп, җирле хакимият белән хезмәттәшлек яхшы җайга салынган, шуңа күрә кайсы гаиләдә проблемалар булуы бик тиз билгеле була.
2022 елның декабреннән 2023 елның июнь аена кадәр Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының җыелма отряды составында полиция майоры Әхмәтшин Дагыстан территориясендә хезмәт итә, ышанып тапшырылган территориядә җәмәгать тәртибен саклый, 12шәр сәгать контроль-үткәрү пунктында эшли.
— Җирле халыкның шундый үзенчәлеге бар, — дип сөйли Илнар Әхмәтшин, — алар номерлары кабат сугылган машиналарда йөриләр. Тикшерү үткәргәндә мин шундый машинага тап булдым. Машина йөртүче барысы да законлы булуын ышандырды. Ләкин безгә машинаны тартып алырга туры килде, — ди ул.
Хезмәт бурычларын җиренә җиткереп үтәгәне, хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышлары, шәхси дисциплинасы өчен полиция майоры Илнар Әхмәтшин «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
Илнар гаиләдә иң кечесе. Аның олы апасы Ләйсән — Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры, отставкадагы юстиция майоры, 20 елдан артык Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә хезмәт иткән. Олы абыйсы Ленар Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Чистай шәһәрендәге 5нче номерлы тикшерү изоляторында хезмәт иткән. Лаеклы ялга эчке хезмәт майоры дәрәҗәсендә чыккан. Илнарның үрнәк алырлык кешеләре бар!
17 ноябрьдә полиция участок уполномоченныйлары хезмәте үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Полициянең өлкән участок уполномоченные Илнар Әхмәтшин барлык хезмәткәрләргә хезмәтләрендә үҗәтлек, үз-үзләрен даими камилләштерүләрен, намуслы һәм гражданнар белән һәрвакыт ышанычлы мөнәсәбәттә булуларын, барлык хезмәт ветераннарына, коллегаларына ныклы сәламәтлек, теләсә нинди профессиональ һәм тормыш шартларында уңышлар һәм дөрес карарлар кабул итүләрен тели.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев