Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илебездә битлек режимы көчәя

Битлек режимының яңа кагыйдәләре һәм йогышлы авырулар статистикасы турында «Роспотребнадзор»ның Чистай идарәсе башлыгы Флюра Хәйруллина сөйли.

Роспотребнадзор бое­рыгы нигезендә, хәзер битлекләрне транспортта гына түгел, парковкаларда, лифтларда һәм кешеләр күпләп була торган урыннарда да кияргә кирәк. Мондый урыннар булып бер үк вакытта 50дән артык кеше булырга мөмкин булган территория санала, – дип хәбәр итә Флюра Сәлим кызы.

Җәмәгать транспортында, шулай ук кешеләр күпләп була торган башка урыннарда, аерым алганда сәүдә объектларында, җәмәгать туклануы, театр, мәдәни-агарту, күңел ачу чаралары уздыру урыннарында агымдагы дезинфекция режимы көчәйтелә.

Вируслы инфекцияләр белән эшләр ничек тора?

Чистай районында агымдагы елның 19 октябреннән 25енә кадәр кискен респиратор вирус инфекциясе белән 153 авыручы теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда, авырулар санының 6 очракка артуы күзәтелә. 14 яшькә кадәрге балалар барлык авыручыларның 70,8 процентын тәшкил итә. Ике яшькә кадәрге балалар арасында авыручылар аеруча күп.

Грипп ачыкланган очраклар бармы?

 Лаборатория мониторингы мәгълүматлары буенча, кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыручылар арасында грипп вируслары ачыкланмаган.

Чистайлылар прививка ясатамы?

26 октябрьгә 16395 кеше гриппка каршы прививка ясаткан.

Бу мөһим

Грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясен кисәтү максатларында:

• өшүдән сакланырга;

• авыру билгеләре булган кешеләр белән аралашудан тыелып торырга;

• авыру кеше белән арлашканда һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда битлек кияргә;

• бүлмәне даими җилләтергә;

• йөткергән һәм төчкергән вакытта авыз һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган салфетка белән капларга;

• кулларны еш һәм яхшылап юарга киңәш ителә.

Авырган очракта үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, табибка мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев