Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илебез гражданнарның бердәмлегенә мохтаҗ

Профсоюз эшләре

Якындагы дүшәмбедә илебез Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Күпләр, нигездә, өлкән буын, аны Эшчеләрнең теләктәшлек көне буларак хәтерлиләр. Әмма бу бәйрәм ничек кенә аталмасын, ул һәрвакыт хезмәт кешеләре, эшче кешеләргә карата хөрмәтле мөнәсәбәт белән гәүдәләндерелә.
Гадәткә кергәнчә, 1 майда Профсоюзлар көне дә билгеләп үтелә.

– 1 май – илебез, һәр хезмәткәр – профсоюз әгъзасы өчен мөһим дата. Бу көнне без гражданлык позициябезне, бергә, бердәм рәвештә хезмәт хокуклары өчен, кешеләрнең хезмәт хакы лаеклы, ә эш урыны куркынычсыз булсын өчен көрәшергә әзерлегебезне күрсәтәбез. Хәзер безнең ил аеруча үз гражданнарының бердәмлегенә мохтаҗ. Хезмәткәрләрнең, эш бирүчеләрнең, дәүләтнең социаль партнерлыгы тотрыклылыкның нигезе булырга мөмкин һәм тиеш тә. Иң мөһим бурыч – эчке бердәмлекне тәэмин итү, гражданнар керемнәренең үсеш механизмын үстерү, социаль гарантияләрне тәэмин итү. Профсоюзлар нәкъ менә шуның өчен көрәшәләр, – дип сөйли Чистай районы профсоюзларының координация советы рәисе Татьяна Курбатова.

Профсоюзлар һәрвакыт эшчеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклыйлар. Хезмәтне саклау, уңайлы һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз эшчәнлек алып бару өчен барлык шартлар тудырылуы турында кайгырталар. Социаль һәм матди ярдәм күрсәтәләр.

– Шулай ук профсоюзлар эшчәнлегенең төп бурычлары арасында – хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозучы, илнең Конституциясен һәм законнарын урап узарга тырышучы намуссыз эш бирүчеләргә һәм түрәләргә каршы тору, – дип билгеләп үтә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының беренчел җирле оешмасы рәисе Наилә Нигъмәтуллина.

Профсоюзлар лаеклы хезмәт өчен генә көрәшеп калмыйча, эшчеләрне бердәмлеккә дә чакыралар. Күп еллар дәвамында аларның шигаре: «Бердәмлек, Теләктәшлек, Гаделлек!» булды.

– Бердәм җәмгыять кенә замана проблемаларына каршы тора ала. Шуңа күрә без һәрвакыт хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен яклау Россия мәнфәгатьләрен яклауга тиңләштерелергә тиеш, дип әйтәбез, чөнки илнең төп байлыгы – кешеләр, – ди халык мәгарифе хезмәткәрләренең беренчел территориаль профсоюз оешмасы рәисе Валентина Лачугина.

1 майда Скарятин бакчасында бәйрәм чарасы узачак. «Май десанты» үз эшен 10 сәгатьтә башлаячак. Теләге булган һәркем чакырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев