Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ике тапкыр урлашуда тотылган

Эше судта тикшерелгән чистайлы кабат урлашуда тотылган. Бу юлы вакыйга азык-төлек кибетендә килеп чыккан. Анда ул бер мең сумнан артык суммага товар урлаган.

Ир-ат кибетнең сәүдә залында булган. Ул законны бозганын аңлаган, әмма бу эштән үзен тыя алмаган.

Сатучыларның һәм башка сатып алучыларның игътибар итмәүләреннән файдаланып, ул яшерен рәвештә киштәдән товар урлаган. Моннан элегрәк ир-ат башка кешенең вак-төяк әйберләрен урлаган өчен административ җәзага тартылган булган инде. Хәзер аны җинаять җаваплылыгы көтә.

– Суд гаепләнүченең гамәлләрен РФ Җинаятьләр кодексының 158.1 маддәсе буенча квалификацияләде, эшне хөкем ителүченең үтенече буенча дәүләт гаепләүчесе ризалыгы һәм яклаучы белән сөйләшкәннән соң, аерым тәртиптә карады. Гражданин җинаять кылуда гаепле дип табылды, аңа 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелде, – дип хәбәр итә матбугат сәркатибе Регина Хөснуллина.

Суд карары законлы көченә кермәде, апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев