Ике мәҗбүри имтихан урынына - бер
Алда – соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләре, югары уку йортларына укырга керү.
Әмма имтихан бирәсе бар әле. Төп үзгәрешләр аларны уздыруга кагыла. Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына нәрсә көтәргә кирәклеге турында безгә мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Новикова сөйләде.
– Мәктәптән соң югары уку йортына укырга керергә җыенмаган унберенче сыйныф укучылары БДИ урынына дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыра алалар. Бу урта белем турында аттестат алу өчен нигез булып тора. Бакалавриат һәм белем бирү учреждениеләренә белгечлек программалары буенча укырга керергә теләүчеләр бердәм дәүләт имтиханы форматында дәүләт йомгаклау аттестация сен уза, – дип аңлата Ирина Александровна.
– БДИның төп чоры кайчан башлана?
– Агымдагы елда аны 31 майдан 2 июльгә кадәр үткәрү планлаштырыла. Бу срокта имтиханны агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары да, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар да тапшырачак.
– Мәҗбүри фәннәр исем легенә ничә фән керә?
– 2021 елда югары уку йортларына укырга керергә җыенучы чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат алу өчен бары бер мәҗбүри фән – рус телен генә тапшырырга кирәк. Агымдагы елда база дәрәҗәсендәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелми. Профиль дәрәҗәдәге математика буенча БДИны һәм калган фәннәрне чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортына кабул иткәндә БДИ нәтиҗәләрен бирү өчен сайлап алалар.
– Аерым билгеләре булган аттестат алуга БДИ нәтиҗәләре тәэсир итәме?
– Әйе. Чыгарылыш сыйныф укучысына рус теленнән имтиханда кимендә 70 балл җыярга кирәк. Ә чыгарылыш сыйныф укучысына дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында аттестация узганда – мәҗбүри фәннәр буенча 5 балл җыярга кирәк. Әгәр дәгъва итүче беренче омтылыштан ук мәҗбүри һәм сайлап алынган фәннәр буенча минималь чикне узмаса, аерым билгеләре булган аттестат һәм медаль алу хокукын югалта. Моннан тыш, йомгаклау билгеләре барлык уку фәннәре буенча да «бик яхшы» булырга тиеш.
– Быел БДИны унынчы сыйныф укучыларына да тапшырырга рөхсәт ителүе дөресме?
– Быел унынчы сыйныфта БДИны урта гомуми белемнең аерым фәннәрен үзләштерүне төгәлләгән һәм 1 февральгә кадәр әлеге фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга документлар биргән укучылар тапшыра ала. Шулай ук БДИга рөхсәт педагогик совет тарафыннан хупланырга тиеш.
– Биремнәр бланкларында үзгәрешләр бармы?
– Контроль-бәяләү материаллары эчтәлегендә һәм структурасында математика, география, физика, җәмгыять белеме, химия, чит телләр буенча үзгәрешләр юк. Рус теле, әдәбият, биология һәм тарих буенча контроль-бәяләү материалларында имтихан эшенең барлык төп характеристикалары сакланган. Компьютерда информатика буенча БДИ тапшыру яңалык булачак. Брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин информатика буенча контроль-бәяләү материалларына практик программалаштыру, электрон таблицалар белән эшләү һәм мәгълүмат эзләү буенча биремнәр кертелүен хәбәр итте.
– Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы югары уку йортына укырга керергә җыенмаса, аттестат алу өчен аңа нинди фәннәр тапшырырга кирәк?
– Аттестат алу өчен ике мәҗбүри фән: рус теле һәм математиканы дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында тапшырырга кирәк. Мондый имтиханны май ахырында үткәрү планлаштырыла.
– Быел төп дәүләт имтиханы үзгәрәчәкме?
– Төп дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабы гамәлдән чыгарылды. Быел тугызынчы сыйныф укучылары сайлап алынган фәннәр буенча төп дәүләт имтиханнары тапшырмаячаклар. Төп гомуми белем турындагы аттестатларны алар рус теле һәм математика буенча имтиханнар биреп ала алачаклар. Төп чор имтиханнары 24 майдан башлана. Резерв көннәрдә рус телен – 8 һәм 30 июньдә, ә математиканы 10 июньдә һәм 2 июльдә тапшырырга мөмкин булачак. 3 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр өстәмә чор планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев